Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Форпост – димәк, алдынгы

2012 ел декабренең беренче көннәрендә Казанда 2012 ел эш нәтиҗәләре турында "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча VI республика яшьләр формированиеләре слеты узды.

Яшьләр хокук саклау хәрәкәтенең төп максат һәм бурычлары булып яшьләр мохитендә хокук бозуларны кисәтүне, сәламәт яшәү рәвешен һәм яшьләр арасында патриотик тәрбия пропагандалау тора. Ютазы районы "Форпост"ы елны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлый. Мәсәлән, отчет чоры дәвамында ирекле халык дружиналарның 600 әгъзасы һәм форпостчылар катнашында 101 рейд үткәрелгән, алар җиде җинаятьне ачуда катнашканнар, 107 административ хокук бозу ачыкланган. Мәсәлән, безнең райондагы әлеге күрсәткечләр, Бөгелмә районы белән чагыштырганда, ике тапкырга күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X