Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Форпост" директоры районный иң яхшы иҗтимагый тәрбиячесе

"Форпост" иҗтимагый тәртипне саклау буенча эшче һәм яшьләр формированиеләре үзәге директоры Джанна Волкова агымдагы елда "Иң яхшы иҗтимагый тәрбияче" дип табылды.

Моннан сигез ел элек, 2006 елда, район социаль яклау бүлегенә психолог булып эшкә килгән Волкова, мөгаен, ул чакта бу өлкәдә чын һөнәрманга һәм тормыш упкыны янында торучы гаиләләр, беренче чиратта, балалар өчен "үз кешегә" әверелермен дип башына да китермәгәндер. Социаль яклау бүлеге стеналары артында имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче мәктәп яшендәге балаларга бүгенге җәмгыятьтә үз юлын табарга ярдәм итә торган төрле чаралар, шул исәптән бәйгеләр, викториналар, тестлар уздырып, үз бурычларын үтәгәндә үк Джанна авыр вәзгыятькә тарыган малайлар һәм кызлар язмышына тыныч кына карый алмый. Бер елдан соң социаль педагог вазифасына билгеләнгән белгеч бу вакытта инде үсмерләр белән генә түгел, йөгәнсез тормыш куучы ата-анага хаҗәтләре калмаган кечкенә, хәтта күкрәк балалары белән дә турыдан-туры очраша башлый. Хезмәттәшләре белән рейдларга чыккан белгеч, район торак пунктларының "социаль" картасын бик тиз төшенә, кайсы гаиләдә нинди мохит хөкем сөрүен күңеле белән сизүче Волкова, 2010 елда "Форпост" үзәге директоры вазифасына ике дә уйламыйча алына. Эчкечелек белән шөгыльләнүче гаиләләрдә ач-ялангач сабыйларның елаудан шешенеп беткән күзләре белән ничәмә-ничә тапкыр очрашкан белгеч йөрәгенә аларны алып китеп, хастаханәгә урнаштырганда, приютларга озатып калганда, бер тапкыр гына кан саумагандыр. "Әти-әнисе исән булып та, ятимлеккә дучар булган сабый язмышыннан да яманрак тагын ни бар?" - дип өзгәләнгәндә, карашын читкә борган Джанна Волкова, башка урында, башка шартларда үзенә беркайчан да "йомшарырга" ирек куймый.

Ир хатыны, тәрбиясендә балигъ булмаган баласы булган кеше шәхси тормышы белән исәпләшеп яшәми - тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ул юлга кузгала. Агымдагы елның тугыз ае дәвамында "Форпост" директоры катнашында оештырылган 94 рейд барышында җәмәгать урыннары, тулай тораклар, подъездлар, сәүдә нокталары, притоннар, дискотекалар тикшерелә. Шулай да балигълык яшенә җитмәгән балалар үсә торган имин булмаган гаиләләр аеруча игътибар үзәгендә тора. Шушы чор эчендә генә дә административ хокук бозган 120дән артык кеше ачыкланган һәм аларның күпчелеген балаларын тәрбияләү бурычын үтәмәгән әти-әниләр тәшкил итә. Район башкарма комитеты карамагындагы балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклаучы комиссия каршына килеп баскан үсмерләр белән дә, өлкәннәр белән дә Волкова озак тәкәллефләнеп тормый, аның акны ак, караны кара, дип бәреп әйтә торган сыйфатының үзенә кырынлык китергән чаклары да бар. Әмма ул беркайчан да күңел төшенкелегенә бирелми. "Өметләнмәсеннәр дә, әле бездә дәрт ташып тора, шулай булгач, эшлибез", - дип елмаю катыш кисәтүле тонда әңгәмәбезне дәвам иткән белгеч быел үзенә беркетелгән үсмерне дә күз уңыннан ычкындырмады. Яхшы гаиләдә үсеп тә, урамның тискәре шаукымына ялгыш кына ияреп китеп, сыра эчеп караган малайны иҗтимагый тәрбиячесе җәйге каникул көннәреендә "Форпост" республика үзәге оештырган хәрби-патриотик тәрбия бирү лагерена озата. Аннан бик яхшы бәяләмә белән әйләнеп кайткан үсмернең башкача кыек адым ясавы сизелми. Бүген Волкова аны имин булмаганнар исемлегеннән төшерү мәшәкате белән яши. Хәер, аның мәшәкатьләре моның белән генә чикләнми. Ул район эчке эшләр бүлеге оештырган оператив-эзерекләү чараларында пүнәтәй сыйфатында катнаша, хәтта агымдагы елның җәендә Джанна Волкова катнашында контроль сатып алу юлы аша наркотик матдә белән законсыз сәүдә итүче затны да ачыкларга мөмкин булды. Әлеге кыю адымнары өчен "Форпост" директоры хокук саклау органнары җитәкчелегенең рәхмәтенә бер тапкыр гына ия булмады.

- Ялгызың гына яланда көрәшче була алмыйсың, диләрме әле? Кеше үз фикердәшләрен тапканда гына бер команда булып эшли ала. Район эчке эшләр бүлегендә балигъ булмаган балалар белән эшләгән элеккеге инспекторлар да начар булмады, әмма бүген бу вазифаны башкаручы Рөстәм Ногманов белән эш йөртүе гел башкача. Үз эшенең чын-чынлап кадерен белүче әлеге кешедә, элек офицер булуы да зур роль уйныйдыр, нык характер, чыдамлык, гаделлек өстенлек итә. Ул һәр бала язмышын йөрәге аша үткәрә, аңа ярдәм итү юлын эзли. Янәшәңдә шундый һөнәрманнар булганда, начар эшләп буламени?! Форсаттан файдаланып, "Форпост" үзәге белән тыгыз элемтәдә торучы, һәр бала өчен янып-көеп яшәүче, үсмер тормышында аз гына үзгәреш һәм тайпылыш сизелү белән бергәләп проблема чыганагын, ул булганда, чишү юлларын эзләүче Урыссуның 2 һәм 3 санлы мәктәпләре, гимназия, Ютазы мәктәбенең педагогик коллективларын билгеләп узасым килә. Авылдагы һәр йорт "шәменең" ничек януыннан - кемдәдер ул якты, кемдәдер сүнәр-сәнмәс яна - җирлек башлыгыннан кала тагын кем яхшы хәбәрдар? Димтамак, Кәрәкәшле, Әбсәләм, Акбаш авыл җирлекләре башлыклары үз территорияләрендә безнең күз һәм колак. Менә шулай бергәләп эшләгәндә дә әле бик таманга туры килә - социаль ятимнәр саны артып кына тора. Димәк, безнең алдагы бурычлар әле чикләнмәгән...

Шушы урында әңгәмәбезне тәмамларга мәҗбүр итеп, "Форпост" үзәге директоры бүлмәсенә, гафу итегез, бәлкем, мин алай дип әйтергә тиеш тә түгелмендер, кыяфәте шик уята торган кеше килеп керде. Бактың исә, соңгы ике елда төрмәдән әйләнеп кайткан 46 затны "кайгыртуны" - аларның медицина тикшерүе узуларын, социаль яклау бүлегеннән ярдәм алуларын, мәшгульлек үзәгенә эш сорап мөрәҗәгать итүләрен һәм башка гамәлләрен контрольдә тотуны да елның иң яхшы иҗтимагый тәрбиячесенә ышанып тапшырганнар. Һәм ул алар белән эшләүдә чирканмый. Джанна Волкова сүзләре буенча, халыкның әлеге категориясе иң рәхмәтле катлам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев