Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гасырга сузылган мәхәббәт һәм татулык

Узган шимбәдә район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев Шәриповлар парын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрикләде.

2008 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе тормыш иптәше С. Медведева җитәкләгән Оештыру комитеты тарафыннан "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале гамәлгә кертелде. Әлеге бүләк Россия гражданнарына - 25 ел элек никахларын теркәгән, мәхәббәт һәм тугрылыкка корылган гаилә нигезләренең ныклыгы белән танылган, шулай ук бергәләшеп имин тормышка ирешкән, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән ир белән хатынга бирелә.
Нәкъ менә шундый медальне Рөстәм Мидхәт улы ирле-хатынлы Нәсим һәм Заһидә Шәриповларга тапшырды да инде. Бүләкне түбәндәге сүзләр булган мактау грамотасы да тулыландырды: "Сезнең гаилә союзы бер-береңә карата мәхәббәткә һәм хөрмәт итүгә нигезләнгән гармонияле гаилә мөнәсәбәтләре үрнәге булып тора". Район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев авылда хөрмәткә лаек булган пар белән гаилә түгәрәгендә сөйләште, район эшчәнлеге белән кыскача таныштырды, аларның көнкүреше турында сорашты.
Шуны билгеләп узарга кирәк, Нәсим Харрас улы һәм Заһидә Гомәр кызы Бәйрәкә авылында туып үскәннәр. Алар 16 яшьтә танышканнар, шуннан соң аерылышмаганнар да. Нәсим белән Заһидә 1954 елда никахлашканнар. Нәсим Харрас улы үзенең бөтен тормышын игенчелеккә багышлый, ул Кызыл Хезмәт Байрагы, Ленин, Хөрмәт Билгесе орденнары кавалеры, СССРның Авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын һәм бронза медальләре белән бүләкләнгән кеше.
Заһидә Гомәр кызы үзен терлекчелеккә багышлаган - яшьлегеннән үк туган хуҗалыгында савымчы булып эшли. Шәриповлар - авылда да, районда да үзешчән сәнгатьнең актив катнашучылары. Нәсим ага гармунда уйный, ә Заһидә ханым - җырлый яисә, дөресрәк әйтсәк, җырлаган.
Шәриповлар ике кыз һәм ике ул үстерә. Бүген картларны балалары, киленнәре генә түгел, шулай ук ун оныгы һәм 16 оныкчыгы да кайгырта. Аларның өйләре - аш-сулы, тормышлары исә мәхәббәткә, тугрылыкка, зирәклеккә бай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев