Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы Балалар думасы вәкилләре белән очрашты

Узган атна ахырында район башлыгы Рөстәм Нуриев Балалар район думасы вәкииләре белән очрашты.

Думада эшләүче балаларның күпчелеге, мөгаен, югары уку йортларына укырга керерләр һәм шуның нәтиҗәсендә аның составы үзгәрәчәк. Алда чын сайлаулар тора. Бу юлы егетләр һәм кызлар үзләрен кызыксындырган сорауларны күтәрделәр. Яшь буынга, шул ук думалыларга үзәк кирәк. Шунда аларга офисларын урнаштырырга, караоке-зал ачарга да мөмкин булыр иде, дип уй-теләкләрен җиткерделәр. Район башлыгы бу сорау уңай чишелеш табачагын ышандырды. Берьюлы ул ял сәгатьләренең су коену, велосипедта йөрү кебек спорт төрләренә дә багышлануын теләде. Һәрбер баланың кая укырга керергә теләве белән кызыксынган Нуриев, үз районыбызга әйләнеп кайтыр өчен елдан-ел уңай шартлар тудырылуын билгеләп үтте. Муниципалитетның үзенә генә дә акыллы, төптән уйлап эшли белгән кешеләр кирәк. Яхшы карьерага йөз тоткан, җитәкче булып эшләргә теләгән егетләрнең армия хезмәте үтүен теләгән Нуриев, анда алган тәҗрибәнең киләчәк тормышта зур роль уйнавын ассызыклады. Әңгәмә барышында район башлыгы яшьләрнең игътибарын җәмгыятьтә хөкем сөрүче тискәре күренешләргә - күп төрле допингларга гына түгел, ә югары технологияләр гасыры буларак, мәгълүмати "һөҗүмнәргә" дә каршылык күрсәтә, шулай ук үз алдыңа план куя һәм аны чишә белү мөһимлеген дә искәртте. Очрашу күңелле хәбәр белән тәмамланды - май бәйрәмнәрендә балаларга Казанга экскурсия вәгъдә ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев