Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гөлчирә Зәйнуллина рәхимсез сугышта шәфкать туташы булган

Сугыш - хатын-кызлар өчен түгел. Әмма күпме хатын-кыз Бөек Ватан сугышының бөтен фронтларында алышкан, күпмесе дошман тылында башын салган, никадәрлесе яу кырларында һәлак булган. Барысына да туган җирләренә әйләнеп кайту, тыныч тормышта картлык көненә кадәр яшәү бәхете тимәгән.

Шундый ветераннарның берсе - Гөлчирә Зәйнуллина. Гөлчирә апа 1922 елда Сарман районының Иске Кәшир авылында дөньяга килә. Минзәләдә медицина училищесын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын Азнакайда шәфкать туташы булып урнашып башлый.

Сугышның беренче көннәреннән үк Гөлчирә Нәгыймулла кызы Кызыл Армиягә мобилизацияләнә һәм госпитальдә хезмәт итә. Ә 1942 елда үз теләге белән фронтка китә. Ул өченче Белоруссия фронтының 180нче хирургия госпитале составында сугышчыларның тормышлары өчен көрәшә, Смоленскны, Латвияне, Көнчыгыш Пруссияне, Ерак Көнчыгышны уза... Гөлчирә Зәйнуллина 1945 елның ноябрендә демобилизацияләнә.

Сугыштан соң Гөлчирә Нәгыймулла кызы үзенең дәһшәтле сугыш елларында тугры калган һөнәренә әйләнеп кайта, озак еллар дәвамында Ютазы участок хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли.

Гөлчирә апа - игелекле ана һәм сөекле әбекәй, яхшы күрше һәм, гомумән, әйбәт кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев