Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гражданнарны күчмә кабул итү

Республика президенты инициативасы буенча, министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалардан мобиль мәгълүмати-консультацион төркем формалашты.

Безнең районга әлеге төркем 18 октябрьдә киләчәк. Белгечләр гражданнарны Иске Урыссу авылы мәдәният йортында 11 сәгатьтән 12 сәгать 30 минутка кадәр һәм Ютазы авылында 13 сәгатьтән 14 сәгать 30 минутка кадәр кабул итәчәк.
Халыкка консультацияләрне Юстиция министрлыгыннан, Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгыннан, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан, Муниципаль берәмлекләр Советыннан, ТР буенча РФ Росреестры идарәсеннән, ТР буенча федераль салым хезмәте идарәсеннән, ТР буенча РФ пенсия фонды Идарәсеннән, ТР адвокатлар палатасыннан һәм нотариаль палатадан 15 белгеч бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X