Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык уңайлыгы өчен

Бүген рәсми интернет-сайтта сораулар бирү, бәяләмә бирү, хат җибәрү яки on-line камерадан файдалану мөмкин.

Барлык югарыда санап үтелгән хезмәтләр ТР буенча Россия реестры Идарәсенең www. rosreestr.org сайтында тәкъдим ителә. Идарәнең теләсә нинди территориаль бүлегенең теләсә нинди белгеченә сезгә уңайлы вакытка өегездән чыкмыйча яки эш урыныннан аерылмыйча язылырга була. Моның өчен сайтта "Алдан язылу" бүлегендә теркәлергә кирәк. Шуннан соң хезмәт битендә гариза бирүче мөстәкыйль рәвештә үзенең мөрәҗәгать итүенең максатын, документларны тапшырырга һәм яңаларын алырга тиешле (күчемсез милек объектының территориаль мөнәсәбәтен исәпләп) идарәнең структур бүлеген, шулай ук теләгән вакытын билгели. Кирәкле мәгълүмат дөрес кертелгән очракта, система тарафыннан сезгә производство язуын раслый торган талонны чыгарырга тәкъдим ителә.

"Электрон алдан кабул итү" хезмәте документ пакетын электрон рәвештә өйдән чыкмыйча әзерләргә ярдәм итә. Бу дәүләт теркәвенә документларны кабул итү процессын шактый тизләтә һәм гариза бирүченең күп санлы бер типтагы объектлар белән булуын кыскарта: документларны тапшыру вакыты берничә тапкырга кими.

"Электрон кабул итү" физик шәхесләр өчен дә, юридик шәхесләр өчен дә мөмкин. Шуның белән бергә, физик шәхесләр, әлеге хезмәттән файдаланган очракта, сайтта теркәлмәскә дә мөмкин, ә юридик шәхесләрнең теркәлү процессы исә чиктән тыш җиңел. Электрон алдан кабул ителү Татарстан Республикасында урнашкан объектларны теркәүне мөмкин итә - килеп чыккан исемлектә бары тик территориаль бүлек идарәсен дөрес сайларга гына кирәк. Шулай ук гариза бирүчегә күрсәтелгән исемлектән мөрәҗәгать итүенең максатын сайларга, объект, хокук субъекты, бирелгән документлар, түләнгән пошлина турында мәгълүмат бирергә һәм әлеге мәгълүматларны идарә белгечләре алга таба эшлиячәк мәгълүмат базасына "готово" төймәсенә басып җибәрергә кирәк. Аннары гариза бирүче, дәүләт теркәве өчен документларны тапшыру максатында, идарәнең бер бүлегенә мөрәҗәгать итеп, "электрон алдан язылу" хезмәтендә эш башында теркәлгән санын гына хәбәр итә. Моннан соң документларны кабул итүче белгеч, документ-ларны кабул итү вакытын нык кыскарта торган әзер электрон эш белән эшләү мөмкинлеге ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев