Халыкара өлкәннәр көнендә бәйрәкәлеләр игътибарсыз калмадылар
Бәйрәкә авылында Халыкара өлкәннәр көнен быел 242 кеше каршы алды. һәм нинди статуска ия булуларына карамастан, аларның берсе дә игътибарсыз калмаячак.
Бу хакта 1 октябрь көнне авыл мәдәният йортына "АгроМир" җәмгыяте тармакларында хезмәт куеп, төрле елларда лаеклы ялга чыккан өлкәннәр җыелган бәйрәмдә чыгыш тоткан Бәйрәкә авыл җирлеге җитәкчелеге белдерде. Ә авыл хуҗалыгы коллективы гадәттәгечә үз пенсионерларына кадер-хөрмәтнең зурысын күрсәтте. Аларны беренче чиратта "АгроМир" җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиев сәламләде. Ул үз пенсионерларын агроколлектив эшчәнлеге белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев