Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәбәрсез югалган

Шимбә көнне кечкенә буйлы ябык гәүдәле Гүзәл Вәлиева ачык төстәге куртка, шундый ук берет кигән була. Шулай ук югалучыда ачык зәңгәр төстәге джинс-стреч чалбар, аякларында кара демисезон итекләр була. Кулларына, күздә тотылганча, авыл хуҗалыгы предприятиесенең 180 мең сум акчасы салынган сумка ала. Югалучы хатынның әнисе аңлатуынча, предприятие сейфының ышанычлы булмавы...

Шимбә көнне кечкенә буйлы ябык гәүдәле Гүзәл Вәлиева ачык төстәге куртка, шундый ук берет кигән була. Шулай ук югалучыда ачык зәңгәр төстәге джинс-стреч чалбар, аякларында кара демисезон итекләр була. Кулларына, күздә тотылганча, авыл хуҗалыгы предприятиесенең 180 мең сум акчасы салынган сумка ала. Югалучы хатынның әнисе аңлатуынча, предприятие сейфының ышанычлы булмавы сәбәпле, аның кызы касса акчаларын һәрвакыт үзе белән йөртергә мәҗбүр булган. Бу турыда авылда барысы да белгән.

Кызганыч, һәлакәтле очраклар зур шәһәрләрдә генә түгел, зур булмаган провинцияләрдә, кечкенә авылларда да теркәлә. Шулай итеп, Баулы районының "Кызыл-Яр" авыл хуҗалыгы предприятиесе кассиры өеннән чыгып китә һәм әйләнеп кайтмый. Бу турыда газетага кызын эзләргә ярдәм итүне сораучы, 38 яшьлек хатынның әнисе Гөлчәчәк Котдусова мөрәҗәгать итте.
Ике балигъ булмаган бала анасы Гүзәл Вәлиева, әнисе сүзләре буенча, шимбә көнне 20 апрельдә хезмәт урыныннан сәгать унынчыда эш буенча чыгып китә. Аның карасу-чия төсендәге "җиденче" автомобиль руле артына утырганын һәм контора ишегалдыннан чыгып киткәнен күрәләр. Ул өйләренә әйләнеп кайтмый. Шылтыратуларга оператор механик тавыш белән абонентның вакытлыча сөйләшә алмавы турында хәбәр итә. Юкка чыккан хатынны тормыш иптәше эзләргә юнәлә. Тиздән аның машинасы Ык елгасы яры буенда авыл читендә табыла. Ә машина янында хатынның тигезләп куелган итекләре генә калган була.
Туганнары аны һәр җирдән эзли. Әмма тырышлыклары файдасыз булып чыга. Эзләүләргә хокук саклау органнары да кушыла, "Хезмәткә дан" газетасында югалган хатын турында мәкалә чыга. Кызын эзләп табуда ярдәм итүне сорап, безнең редакциягә югалган хатынның анасы мөрәҗәгать итте. Хөрмәтле газета укучылар, кем дә булса югалган хатынны күргән, бу очрак турында мәгълүмат ишеткән икән, редакциягә 8-85593-2-80-69 телефоны буенча шылтыратуыгызны үтенеп сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев