Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәтләренә күрә хөрмәтләнделәр

Урыссу хастаханәсендә Медицина хезмәткәрләре көненә багышланган җыелыш узды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлдания Белалова һәм хастаханәнең баш табибы Ренат Фатыйхов ютазылылар сәламәтлеген саклау эшенә аерым өлеш керткән медицина хезмәткәрләренә һәм персоналга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының мактау грамоталарын һәм рәхмәт хатларын тапшырды. Җыелучылар шулай ук бүлекләр һәм амбулаторияләр район конкурсына тәкъдим иткән компьютер дизайны плакатлары белән таныша алды. Турыдан-туры Урыссу хастаханәсен чагылдырган хирургия бүлеге эшен республика бәйгесенә җибәрергә карар ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев