Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хиросиманы бомбага тотучы Теодор Ван Кирк: “Хәзер дә бик теләп ыргытыр идем"

Моннан 70 ел элек, 1945 елның 6 августында американнар Япониянең Хиросима шәһәренә атом бомбасы ташлый. 200 меңгә якын кеше үлә. Тагын өч көннән соң, 9 августта Нагасакига да бомба ыргыталар. Монысында 80 меңләп кеше вафат була.

Хиросиманы бомбага тотуда катнашкан 11 очучының берсе - Теодор Ван Кирк әле узган ел гына бакыйлыкка күчте.

Вафатына берничә ел кала Теодор әфәнде Британиядә чыга торган "Гардиан" газетасына интервью биргән. Шуның өзекләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

- Теодор әфәнде, ни өчен атом бомбасын нәкъ менә сез ташладыгыз?

- Сугыш елларында миңа күп очарга туры килде. Гитлер гаскәрләрен бомбага тоттым. Күп очышларны ике якын дустым белән бергә башкардым. Безне әнә шул чакта бәяләделәр, күреп алдылар шикелле. Аннары, Хиросима вакыйгасына ярты ел калгач, безне махсус күнегүләр узарга җибәрделәр. Режим бик яшерен иде. Әмма "атом" дигәннәрен ишеткән булмады. "Сез башкарасы эш сугышны йә туктатачак, йә шактый кыскартачак" дип кенә сөйләделәр.

Базада йөзләгән физиклар җыелып йөри. Шуларның берсе: "Самолет бортындагы әйбер зур бер шәһәрне юк итәчәк!" - дип әйтеп куйды. Сүзнең атом бомбасы турында баруын шуннан соң гына чамаладык.

5 августта соңгы җыелыш булды. Әйбәтләп йокларга куштылар. Әмма шулкадәр җаваплы эш алдыннан ничек йоклыйсың ди! Төнне покер уйнап үткәрдек.

- Бомбаны ташлаган минутлар истәме?

- 6 август иртәсендә без Тиниан утравыннан очып киттек. Бомбаны япон вакыты белән 8.15тә ыргыттык. 43 секундтан соң ул Хиросимадан 580 метр ераклыкта шартлады. Болар бөтенесе дә борт журналында язылган. Ул журналны мин әле дә саклыйм. Бомба төшкәннән соң самолетыбызны әллә нинди көч кискен генә югарыга алып ыргытты. Җирдә искитәрлек зур балкыш күрдек. Ә тагын бер секундтан безне бәрмә дулкын куып җитте. Галәмәт көчле иде ул. Тавышы да акылдан язарлык. Әлбәттә, без кичергәннәр җирдәге хәлләр белән чагыштырырлык түгел. Бәрмә дулкын Хиросима буйлап җәелеп, 8 квадрат чакрымны юк иткән. 70 мең кеше шул мизгелдә үк үлгән...

- Япония җиңелгәч, сез Нагасакида булгансыз. Анда ниләр күрдегез?

- Аптырарлык берни дә юк. Тип-тигез җир...

- Күңелегез тыныч идеме?

- Тыныч. Бомба ыргытып ияләшкән ич мин.

- Көлгә әйләнгән кешеләрне дә күрдегезме?

- Күрдем. Әмма кызгану хисе булмады. Безне рухи яктан шәп әзерләгәннәр иде. Бер бомбаның шулкадәр халыкны юк итә алуына аптыравым гына истә калган.

- Барыбер әлеге операциядә катнашуыгыз өчен аз булса да үкенәсездер бит?

- Үкенмим. Киресенчә, горурланам. Сугыш 15 августта бетте. Ә без булмасак, белмим, кайчан бетәр иде икән... Дөньяда шул чактагы кебек вакыйгалар кабатланса, бомбаны мин хәзер дә бик теләп ыргытыр идем...

Бомба шартлагач, шәһәрдә темпера¬тура 4000 градуска кадәр күтәрелә.

Хиросимага атом бомбасы ыргыткан "Энола Гей" самолеты экипажы. Энола Гей - экипаж командиры Пол Тиббетсның әнисе хөрмәтенә кушылган исем (Энола Гей Хаггард ханым). Пол - уртада, аның уң ягында Теодор.

АКШ президент Гарри Трумен һәм секретарь Генри Стимсон. 8 август, 1945 ел.

Хиросимага "Малыш" исемле бердәнбер уран бомбасы ташлыйлар. "Малыш"ның озынлыгы - 3 метр, авырлыгы - 4000 тонна, составында 64 кг уран була. Нагасакига исә "Толстяк" исемлесен тондыралар.

http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X