Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хис-тойгылар сүрелмәсен!

Агымдагы елның 21 октябрендә район мәдәният йортында Гүзәл Юнысова һәм Ринас Садыйковның никахларын теркәү тантанасы булды.

Гүзәл - Алабуга кызы. Шәһәрнең Дәүләт Педагогия институтында белем ала. Булачак татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Ринас - Ютазы егете. Октябрьский төзелеш техникумында соңгы курста укый. Ринас - спортчы да. Бокс белән шөгыльләнүче егет төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнаша, туган авылы, район абруен яклап, яхшы күрсәткечләргә ирешә.

Берсе кояш, икенчесе ай кебек яшьлек арасында туган көчле хисне алар никах белән ныгыттылар. Беренче карашка, Гүзәл белән Ринас башка парлардан әлләни аерылмыйлар. Бу көнне алар икесе дә чибәрләр, бәхетлеләр иде. Әмма яшь гаиләнең елъязмасы тарихи мизгелдән башлана. Алар 2011 елда Урыссу бистәсендә никахларын теркәгән йөзенче пар. Гүзәл һәм Ринас Садыйковларны бу бәхетле көннәре белән район башлыгы урынбасары Рәмзия Хәкимова, "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Елена Коваль тәбрик иттеләр, истәлеккә бүләк тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев