Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөкүмәт башлыгы балаларның алкоголь кулланып агулану фактларын тикшерергә булды

Балалар арасында исерткеч эчемлекләрдән агулану очракларының арта баруы борчый. 2013 нче ел белән чагыштырганда, узган 2014 нче елда мондый аяныч фактлар ике тапкыр диярлек күбрәк теркәлгән. Шул рәвешле, былтыр 14 яшькә кадәрге балалар арасында алкогольдән агулануның 44 очрагы булган.

Бу хакта бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясау, шулай ук алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге вәзгыятьне контрольдә тоту буенча совет утырышында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина хәбәр итте. Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Марина Патяшина сүзләренә караганда, былтыр республика буенча алкоголь кулланып 63 кеше агуланган, шул исәптән 44е - 14 яшькә кадәрге балалар. Хәмер аяктан еккан балаларның күпчелеге - Яр Чаллыда - анда 16 бала агуланган. Илдар Халиков әлеге саннарны ишетеп, кискен канәгатьсезлеген белдерде. "Балаларның алкогольдән агулануына кагылышлы һәр очрак буенча мәгълүмат район яки шәһәрдә шундук администрация башлыгына җиткерелергә һәм җентекләп тикшерелергә тиеш", - дип кисәтте Хөкүмәт башлыгы. Аның әйтүенчә, кечкенә генә Сарманда да балигъ булмаган ике баланың агулануы - башка сыймаслык хәл. "Бу әле безгә билгеле саннар гына, чынбарлыкта, димәк, алар тагын да югарырак. Бар кеше дә мөрәҗәгать итми бит мондый очраклар буенча, болары инде чарасызлыктан әйтелгән фактлар", - дип билгеләп үтте Илдар Халиков. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, район башлыкларына, тискәре вәзгыятьне үзгәртү максатыннан, чаралар күрергә әмер бирде.

Премьер-министр, мисал буларак, Казанны китерде. Аның сүзләренә караганда, 2013 нче елда балалар арасында агулануның 3 кенә очрак булуын уңай күренеш дип билгеләп үткән идек, былтыр исә ул 12 гә җиткән. "Мин бу вәзгыятьне гадәттән тыш хәл дип саныйм, бүтәнчә атый алмыйм. Бу безнең гомуми проблема, һәм без аны хәл итәргә тиеш", - дип басым ясады И. Халиков. Кара исемлектә шулай ук Яшел Үзән, Алабуга муниципаль районнары бар.

Марина Патяшина билгеләп узганча, бәхеткә, узган елда балалар арасында исерткеч кулланып агуланудан үлү очраклары теркәлмәгән. Олылар арасында 23 муниципаль районда бу күрсәткеч уртача республика дәрәҗәсеннән югарырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X