Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәрәкәттә - бәрәкәт

Кәрәкәшле авылында гомер кичерүче 102 яшьлек Маһиямал әби Нигъмәтуллина әле дә булса тормыштагы бәрәкәтне хәрәкәтләнеп таба.

Тумышы белән ул күрше Азнакай районыннан. 1931 елда уңган һәм булган Маһиямал Кәрәкәшле авылы егете Хикмәтуллага кияүгә чыга. Аларның сигез балалары туа. Гомере буе колхозда эшләп, ишле гаиләне туйдырыр өчен көнне-төнгә ялгап эшләгән Маһиямал Якуп кызы, исән-сау җиде баласы, 19 оныгы һәм 24 оныкчыгы булуга карамастан, бүген дә мөстәкыйль тормыш белән яши. Һәрбер баласының "печән вакытында", "урак өстендә", ягъни туган көннәрен яхшы хәтерләүче Маһиямал әби, ТР Хөкүмәте җитәкчелегенең 100 һәм аннан да күбрәк гомер кичерүче татарстанлылар өчен махсус хәзерләгән бүләкне тапшырырга дип килгән кунакларны - район социаль яклау бүлеге начальнигы К. Вәлиевны, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе З. Глушкованы, Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы А. Дәүләтгәрәевны ишегалдында каршы алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев