Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәсрәт китергән гамьсезлек

Ташкичү һәм Бәйрәкә авыллары арасындагы юлда күптән түгел булган авариядә балигълык яшенә җитмәгән балалар зыян күрделәр.

Район ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча инспекторы Тимур Кәримов хәбәр итүенчә, район юлларын патруль үткәргәндә алар транспорт чарасы белән исерек халәттә, куркынычсызлык каешлары һәм балаларны тотучы махсус утыргычлардан башка идарә иткән шоферларны даими рәвештә ачыклыйлар һәм штраф салалар. Әмма әлеге тәртип бозулар дәвам итәләр, шулар нәтиҗәсендә соңгы тапкыр булган юл-транспорт вакыйгасы бик аяныч нәтиҗәләр белән тәмамланды.
9 июнь, район Сабан туе узган көнне булган авария нәкъ менә руль артында утыручы һәм өлкән пассажир тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыккан. Утыз дүрт яшьлек эшсез Р., исерек булу сәбәпле, җиңел автомобиль белән идарә итә алмый һәм текә борылышта юл буена каплана. Алгы утыргычка утырган пассажирка П., куркынычсызлык каешлары белән бәйләнмәү сәбәпле, баш мие селкенү, кулы, умырткалык баганасының муен сөяге сыну сәбәпле кома халәтендә Октябрьский шәһәре хастаханәсенә озатылды. Махсус балалар утыргычыннан башка арткы утыргычларга утырган ике бала да тән җәрәхәтләре алды. Җиде яшьлек малайның гәүдәсенең өске өлеше күп санлы имгәнүләр һәм суелган яралар ала, дүрт яшьлек кыз бала ачык баш сөяге-ми ярасына дучар була һәм умырткалык баганасының муен өлеше сына. Алар Лениногорск балалар хастаханәсенә җибәрелделәр. Шоферның исә башы һәм күкрәк читлеге генә бәрелгән.
Тикшерү барышында, югарыда әйтелгән кагыйдә бозулардан тыш, машина йөртүченең беркайчан да правасы булмавы, ә автомобильнең авылдашыннан урлап алып китүе ачыкланды. Юл читенә каплану нәтиҗәсендә машинаның кузовы яраксыз хәлгә килде. Болар бөтенесе дә өлкәннәр тарафыннан гамъсезлек нәтиҗәсе. Әлеге афәт тагын бер тапкыр кешеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртә.
Сүз уңаеннан
Агымдагы елның биш ае эчендә район автоинспекциясе хезмәткәрләре 104 шоферны транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткәнгә, 661 шоферны куркынычсызлык каешларыннан файдаланмаганга, 224 шоферны махсус тоту җайланмаларыннан башка балаларны йөрткәнгә тоткарлый һәм җаваплылыкка җәлеп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев