Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәтер көненә ихтирам белән...

Илдә ел саен билгеләп үткәрелә торган Хәтер һәм кайгы көнендә Урыссу бистәсендәге мемориаль комплекс янына Бөек Ватан сугышы башлануның кайгылы көнен истә тоткан кешеләр митингка җыелды.

Сугыш ветераннары һәм яшь буын алдында район башлыгы урынбасары Рәмзия Хәкимова, республиканың көньяк-көнчыгыш өлеше казые Марат хәзрәт Мәрданшин, шулай ук район ветераннар советы рәисе һәм мәгариф ветераннары вәкилләре чыгыш ясады. Митинг фронтта Ватан өчен, тылда ачлыктан һәлак булган һәм фашист концлагерьларында җәзалап үтерелгән кешеләр истәлегенә кабызылган Мәңгелек ут янына веноклар һәм чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев