Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәйрия фондыннан 500 000 сумнан артык суммада ярдәм күрсәтелгән

Районның попечительлек советы карары нигезендә районның хәйрия фондына 3 701 698 сум акча җыю каралган. Фактта 1 447 592,62 сум акча жыелган.

Әлеге сумма район предприятиеләре, оешмалары, бюджет учреждениеләре бер көнлек хезмәт хакларын хәйрия фондына күчерү юлы белән җыелырга тиеш, дип иртәнге дүшәмбе киңәшмәсендә социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев сөйләде. әйтик, 88 оешмадан иң актив 48е генә бу сумманы тулысы белән күчергән. 34 предприятие һәм учреждение әлегә тулысы белән күчереп бетермәсә, 38е гомумән бу изге эшкә битараф калган. Җыелган акчаларга халыкка 558 985,80 сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән. Шулай ук 200 000 сумга ун сыер саву аппараты, Чернобыль авариясендә катнашкан инвалид Әсгать Фәхриевка 22 700 сумга санаторийга юллама, ветераннарга популяр артист Закир Шаһбан концертына 30 000 сумга билетлар, 23 085,80 сумга яңа йортларга күчүче ветераннарга тузан суырткычлар, чәчәкләр һәм азык-төлек җыелмалары, 156 000 сумга иҗтимагый оешмаларга ярдәм, мәдәниятне, физик культура һәм спортны үстерүгә 94 792 сумга ярдәм күрсәтелгән. Дини оешмаларга 200 000 сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән булса, төрле бәйрәм чараларын оештыру һәм уздыру өчен 314 000 сум күләмендә акча тотылган. Шуны да әйтергә кирәк, хәйрия фондыннан авыр тормыш вәзгыятенә эләккән, янгыннан зыян күргән кешеләргә, катлаулы операцияләр уздырырга, "Сәламәттә" дәваланучы кешеләргә дә акча бүленеп бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев