Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң элек - профилактика, соңыннан - нәтиҗә

Үткән атнада районның наркотикларга каршы комиссиясе утырышы узды. Ул комиссия рәисе урынбасары Г. Белалова җитәкчелегендә үтте.

Көн тәртибендә биш сорау каралды. Ютазы муниципаль районында наркотикларны тикшерү торышы турында Россия эчке эшләр министрлыгының Ютазы районындагы бүлек өлкән оператив вәкиле Д. Чесноков, үзәк район хастаханәсе баш табибының поликлиника эше буенча урынбасары М. Прасолов чыгышлары тыңланды. Агымдагы елның декабрь башына наркологик кабинетта "наркомания" диагнозы белән 19 кеше учетта тора. Аларның уртача яше - 33 яшь (икесе - хатын-кыз, 17се - ирләр). Исәптә торучыларның 18-е - Урыссу бистәсеннән, 1се - авылдан, алар беркайда да эшләмиләр.
Агымдагы ел башыннан профучетта торучылар - 32 кеше. Уртача яшьләре - 31 яшь. Шуларның 1се - хатын-кыз, 31е - ир-егетләр, эшләүчеләр - 11 кеше, эшләмәүчеләр саны - 18, училище укучылары - 3 кеше, 12 кеше - авыллардан, 20 кеше -Урыссу бистәсеннән. Агымдагы елда законсыз әйләнештән 1,093 грамм наркотик һәм психотроп матдә алынган, административ тәртип бозулар буенча 38 очрак теркәлгән.
Быел укучылар арасында наркотиклар һәм психотроп матдәләр куллануны ачыклау максатыннан үткәрелгән медицина профилактик тикшерүләр йомгаклары буенча баш табиб урынбасары М. Прасолов һәм мәгариф бүлеге начальнигы Г. Сафиуллина җыелучыларны мәгълүмат белән таныштырдылар. Бу тарафтан 281 укучы медицина тикшерүе узган, аларның 121 - мәктәп укучылары, 160ы - 124 санлы һөнәри училищеда укучылар. Училищедан бер укучыда уңай нәтиҗә күрсәтү сәбәпле, ул наркологик кабинетка учетка куелган.
Районда "Мәк-2011" операциясе йомгаклары белән өлкән оператив вәкил Д. Чесноков таныштырды. Әлеге операциянең максаты - авыл хуҗалыгы, гомум куллану, урман фонды, торак пунктларда авыл хуҗалыгы кулланышындагы җир участокларында, йорт яны территорияләрендә кыргый үсүче, сос-тавында наркотиклар булган үсемлекләрне ачыклау һәм юк итү. Үткәрелгән операция йомгаклары буенча ике җинаять эше теркәлгән һәм наркотиклар куллану белән бәйле 17 административ тәртип бозу буенча беркетмә төзелгән. Кыргый үсүче, составында наркотиклар булган, 9,04 кв. м мәйдандагы 13 чыганак ачыкланган.
Район мәгариф учреждениеләрендә укучылар арасында наркотиклаштыру профилактикасы буенча үткәрелүче эш буенча мәгариф бүлеге начальнигы Г. Сафиуллина мәгъ-лүмат белән чыкты. Бу сорау буенча мәктәпләрдә балалар, яшьләр, яшүсмерләр арасында наркотиклар һәм психотроп матдәләрне куллануны булдырмау максатыннан, РФ мәгариф министрлыгы тарафыннан эшләнгән Программа, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы республика үзәге тәкъдим иткән "Линия жизни" Программасы, халык арасында профилактика буенча республика максатлы Программасы буенча профилактик эшләр алып барыла. Мәктәпләрдә шулай ук бу тема буенча линейкалар, җыелышлар үткәрелә.
Утырышның соңгы соравы - наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең 2012 елга планы белән комиссия сәркатибе В. Мостафина таныштырды.
Утырыш сорауларын тикшергәннән һәм фикер алышканнан соң, комиссия тиешле карарлар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев