Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң мөһиме турында – аңлаешлы итеп

Бу атнада Урыссудагы 2 санлы мәктәптә Ильяс хәзрәт Зиннәтуллинның тугызынчы сыйныф укучылары белән очрашулары узды.

Әңгәмә инвалидлар декадасы кысаларында үтте. Ильяс хәзрәт кешеләрнең табигать белән гармониядә яшәргә, Аллаһы Тәгалә барлыкка китергән нәрсәләрне сакларга тиеш булулары турында сөйләде. "Җир шары - безнең уртак йортыбыз, һәм без биредә нәрсәдер үзгәртергә омтылырга тиеш түгелбез. Әгәр дә язмыш сине мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр категория-сенә керткән икән инде, үз проблемаларыңда һәм кичерешләреңдә бикләнергә ярамый. Ничек кенә булмасын, син - җәмгыятьнең тулы канлы әгъзасы. Тормыш проблемаларсыз гына булмый, тик аларны чишү юлларын эзләргә кирәк", - дип аңлатты дин әһеле. Хәзрәтнең чыгышы тирән тәэсир калдырды, укытучылар да, аларның тәрбияләнүчеләре дә бер фикердә калды: мондый очрашуларны ешрак уздырырга кирәк. Алар игелеккә ышаныч уята, үзеңә читтән карарга, эчке дөньяңны аңларга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X