Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игътибар - язгы каникуллар!

Балалар күп вакытларын урамда уздыра торган язгы каникуллар башланды, шуның белән бәйле рәвештә машина йөртүчеләрдән җитди игътибар һәм саклык таләп ителә.

Балаларны бәрдерүдән сакланыр өчен, машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен, аеруча тизлек режимын сакларга, белем бирү учреждениеләре, җәмәгать транспорты тукталышлары, сәүдә-күңел ачу үзәкләре янында хәрәкәт иткәндә бик игътибарлы булырга кирәк. Күптән түгел Иске Урыссу авылы мәктәбе янында авыр нәтиҗәле юл-транспорт вакыйгасы булды - автомобиль бәрдерү нәтиҗәсендә авыр җәрәхәтләр белән ике бала Лениногорск травмотологиясенә салынды. Вакыйга сәбәпләре ачыклана.
Язгы каникуллар вакытында полиция хезмәткәрләре юлны аркылы чыгу урыннарында җәяүлеләргә өстенлек бирмәүче, балаларны тота торган махсус җайланмалардан башка йөртүче, юл хәрәкәтенең башка кагыйдәләрен бозучы машина йөртүчеләрне ачыклау өстендә эшлиячәкләр. Балалар - юл хәрәкәтенең иң сакланмаган катнашучылары, һәм моны, беренче чиратта, өлкәннәр истә тотарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев