Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

II Республика IT-олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булды

Конкурста 109 өлкән буын вәкиле заман техникасы мөмкинлекләрен файдалануда үзенең көчен сынап карады.

Казанның IT-лицее базасында пенсионерлар арасында II Республика IT-олимпиадасы уздырылды. Анда "Интернет - озын гомерлелек" республика акциясе кысаларында 2013-2014 уку елында компьютерда эшләү күнекмәләре алган пенсионерлар катнашты. "Без бүген технологик яктан үсеш алган заманда яшибез. Бу исә, үз чиратында, кирәкле мәгълүматны алуда һәрберебезгә оператив булу таләбен куя. Хәзерге вакытта Татарстанда республика җитәкчелеге барлык социаль бурычларны үти, һәр шәхес үсеше өчен тиешле шартлар тудырыла. Пенсионерлар арасында II Республика IT-олимпиадасы - моның ачык мисалы", - диде ТР Премьер-министры урынбасары, олимпиаданың оештыру комитеты рәисе Васыйл Шәйхразиев. Казанда 26-27 гыйнвар көннәрендә узган әлеге конкурсны ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР буенча "Россия пенсионерлары берлеге" гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм ТР ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасы оештырды.

IT-Олимпиадада Татарстанның 43 муниципаль берәмлегеннән компьютер технологияләре өлкәсендә белгеч булмаган 109 пенсионер көч сынашты. Алар ике көн рәттән интернет-ресурслардан файдаланып, Җиңү көненә виртуаль открытка әзерләде. Шулай ук катнашучылар Казан турында хат язышты, таблица төзеде һәм атналык чыгым күләмен исәпләде. Өлкән буын вәкилләре ТР Дәүләт хезмәте порталына мөрәҗәгать җибәрү күнекмәләрен күрсәтте.

Пенсионерлар арасында II Республика IT-олимпиадасының җиңүчесе дип авыл җирлеге пенсионерлары арасында Сания Яруллина (Әлки районы), шәһәр пенсионерлары арасында Галина Кузнецова (Яр Чаллы) табылды. Икенче урынны Гөлсем Шәрәфетдинова (Саба районы) һәм Светлана Нәҗипова (Казан) яулады. Өченче урынга исә Фәния Җәббарова (Чүпрәле районы) һәм Фәягөл Канаева (Минзәлә) лаек булды. Аларга дипломнар һәм химаячылардан цифрлы, компьютер техникасы алуга сертификатлар тапшырылды. Җиңүчеләр олимпиаданың чираттагы бөтенроссия этабында Татарстан данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X