Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Икътисад үсеш юлында

Район җитәкчелеге февраль аенда халык белән очрашулар үткәрә. Аларда район хакимияте вәкилләре үзләренең элекке бурычлары буенча хисап тоталар һәм планнар белән таныштыралар. Әпсәләм комбинаты коллективы белән очрашуда район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев район халкы эшчәнлегеннән канәгатьләнү белдерде.

Бер ел ярым эчендә районның социаль өлкәсен яхшыртуга күп көч һәм акча сарыф ителде. Бер мәгариф системасында гына 52 миллион сум акча файдаланылган. Быел да мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен ремонтлауга билгеле күләмдә акча тоту планлаштырыла. Үткәрелә торган спорт чараларының саны биш тапкырга арткан, "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексын һәм "Энергия" стадионын профессиональ тренерлар белән комплектау дәвам итә. Авыл хуҗалыгы өлкәсенә дә 12 миллион сум күләмендә акча юнәлтү каралган. Авылда эшсезлекне киметү максатында, район җитәкчелеге безнең якта элек тә булган кәсепләрнең һәм һөнәрләрнең яңа төрләрен тергезү эшен башлаган. Халык җитештергән продукцияне сатуга район чиге буенча үтүче М-5 федераль автотрассасы ярдәм итәргә тиеш, дип саный Р. Нуриев. Урыссу хастаханәсенең түбәсен алыштыру эшләре башкарылган, шулай ук авыруларны кабул итү бүлмәсен ремонтлау бара. Агачларны утырту дәвам итәчәк. Аларны механикалаштырылган ысул белән утырту үсентеләрнең 90 процентта ныгып үсеп китүенә булыша (гадәти ысул белән утырту исә 20-30 процентны гына тәшкил итә). Урыссу бистәсендә яңгыр сулары канализациясен сузу һәм газоннарны яхшырту эше дәвам итә. Рөстәм Мидхәт улы ютазылыларга район үзәген төзекләндерү буенча файдалы күмәк эштән читләшмәве өчен рәхмәтен белдерде һәм әлеге мәсьәләгә карата предприятие һәм учреждение җитәкчеләренең, шулай ук гади хезмәткәрләрнең дә уңай карашын ассызыклап узды.
Район икътисадының нигезе, район башлыгы вазифаларын башкаручы сүз-ләренчә, ул - сәнәгать предприятиеләре. Әпсәләм комбинатына килгәндә, узган елда анда тулаем продукциянең артуы күзәтел-гән. Предприятиенең химаячелек эшчәнлегенә, аның тарафыннан социаль проектларның зур күләмдә тормышка ашырылуына аерым басым ясалды, бу исә райондагы шактый проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Солнечный микрорайонының үсеше завод эшчеләре тарафыннан тимербетон һәм пластик продукциягә өстәмә тотрыклы заказлар алынуына булышлык итәргә тиеш. Бу җәһәттән шулай ук гражданнарның торак өчен түләү шартларын берникадәр җиңеләйтә алырлык районның шәхси ипотека программасын кабул итү мөһим.
Очрашу ахырында Рөс-тәм Мидхәт улы җыелучыларның авыл торак пункт-ларын эчәргә яраклы су белән тәэмин итү, автобус маршрутлары, өченче бала туган өчен җир бүлеп бирү сорауларына җавап бирде. завод эшчеләре Урыссу хастаханәсенең эшчәнлеге һәм анда җайланмалар урнаштыру, газ белән тәэмин итү һәм тимер юл разъезды бистәсе юлларының торышы, "Хезмәт ветераны" исемен бирү турында сорауларга җавапларны тиешле хезмәтләр тикшергәннән соң алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X