Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Икътисад - төп фактор

Җомга көнне район җитәкчелеге Кәрәкәшле авылы халкы белән очрашты.

Кәрәкәшле җирлеге башлыгы А. Дәүләтгәрәев җыелучылар алдында агымдагы елда җирлектә эшләнгән эшләр турында сөйләде. Бу - юлларны, зиратларны, суүткәргечләрне, медицина пунктын ремонтлау. Район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе С. Төхбәтуллин, иң беренче чиратта, кәрәкәшлелеләрнең очрашуга аз килүләрен ассызыклап узды. Ул хуҗалыкларга һәм халыкка терлекләрне чиктән тыш катлаулы шартларда кышлатуны уздыруда булышлык иткән район һәм республика җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Чисталык һәм төзекләндерү мәсьәлә-ләрен ул халык тарафыннан хәл ителә торганнарга кертте.

Төзекләндерү сорауларына район башкарма комитеты җитәкчесе Р. Нуриев җентекләбрәк тукталды. Ул шулай ук район җитәкчелегенең Кәрәкәшле авылына караган планнары белән таныштырды. Мәсәлән, киләсе елга монда мәктәпне ремонтлау һәм суүткәргеч сузу каралган. Район башкарма комитеты җитәкчесе сүзләре буенча, районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре кискен рәвештә югары дәрәҗәдә җитештерүче техника белән тәэмин ителүгә, ә әлеге җирлек территориясендә урнашкан "Кәрәкәшле" ҖЧҖ һәм "Нәбиуллин" КФХ, моннан тыш, сыерларны саву процессын автоматлаштыруга да мохтаҗ. Район җитәкчелеге шулай ук районда терлекләр санын арттыруны планлаштыра.

Кәрәкәшлелеләр чүп чыгару һәм маршрут автобуслары графикларының үтәлмәвенә дәгъва белдерделәр. Аларга ике проблеманың нигезендә дә авыл халкы барлыкка китергән икътисад ятканы аңлатылды. Чүп чыгаруга килгәндә, бу - "Чиста йорт-2" компаниясе белән килешүләр төзүнең барлыгы 60 процент кына булуы аркасында килеп туган хәл. Хезмәтләр өчен мондый дәрәҗәдә түләгәндә, халыкка хезмәт күрсәтү табыш китерми. Якынча шундый ук сәбәпләр авылга маршрут автобусы йөрү нигезендә дә ята. Йөрү өчен, билет сатып алмыйча, автобус йөртүчегә түләү (әлеге маршрутта бу еш күзәтелә) бу маршрутның рентабельсезлегенә һәм аңардан баш тартуга китерә. Район башкарма комитеты җитәкчесе чүп җыю техникасы һәм маршрут автобуслары машина йөртүчеләренең үз вазифаларын тиешенчә башкармау очракларын ачыкларга сүз бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X