Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ил түренә илтә фидакарь эш

Узган шимбә иртәсендә район мәдәният йортында агросәнәгать комплексында эшләүче алдынгылар слеты үтте.

Хуҗалыклардан килгән делегацияләр фойега уздылар. Бер-берсе белән җылы исәнләшкән механизаторлар, терлекчеләр, җитәкчеләр, хезмәт ветераннары агроколлективларның үткәнен һәм бүгенге көнен гәүдәләндергән фотокүргәзмәләр белән таныштылар. Районда эшләүче эре агропредприятиеләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитештергән продукцияләрдән ясалган күргәзмә исә үзе бер күренекле урын булды.
Тантанага килүчеләрне оештыручылар тамаша залына чакырдылар. Чара Ютазы районы оешуга 20 ел тулу уңаеннан төшерелгән фильм караудан башланды. Сәхнәгә "Хезмәткә дан!" хореографик постановкасы белән чыккан "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле кызлары кунакларны алсуланып пешкән күмәчтән авыз иттерделәр.
Авыл хуҗалыгы фидакарьләрен, тантана кунакларын район башлыгы М. Шәйдуллин сәламләде. Агымдагы 2011 ел безнең район халкы күңелендә вакыйгаларга бай булуы белән генә сакланып калмаячак. Җитештерү тармакларының, шул исәптән, авыл хуҗалыгы өлкәсенең чагыштырмача тотрыклы эшләвендә биредә утыручы, хәзерге вакытта хезмәт станнары артында торучы һәр эшченең зур өлеше бар, дип билгеләп үтте Марсель Зөфәр улы үз чыгышында. Югары нә-тиҗәләргә ирешкән механизаторларга, терлекчеләргә, эшкә дөрес якын килә белүче белгечләргә, җитәкчеләргә, үзенең шәхси хуҗалыгын үстереп, гаиләсен имин шартларда яшәтүче фермерларга район башлыгы рәхмәтен белдереп кенә калмады. Аларның иң-иңнәре сәх-нәгә чакырылды. Тантаналы шартларда "Нур-Агро" ҖЧҖ механизаторы Ф. Га-бидуллинга, ветеринария хезмәткәре И. Зариповка, Тукай исемендәге ҖЧҖ механизаторы М. Зариповка "Кәрәкәшле" ҖЧҖ эретеп-ябыштыручысы К. Нәгыймовка ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мактау грамоталары тапшырылды. Кырларда химик эшкәртү уздыручы Тукай исемендәге ҖЧҖ механизаторы Н. Садыйков агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәренең республика профсоюзы комитетыннан шифаханәгә юллама белән бүләкләнде.
Слет дәвамында бәйрәм кунагы - ТР буенча Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары И. Имамиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Р. Нуриев, аның яр-дәмчесе С. Төхбәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы А. Гайнетдинов ил-табыннарыбызга байлык өстәүче мактаулы хезмәтчәннәрне тәбрикләделәр. Бу көнне бүләкләр кабул иткән җитмештән артык кеше арасында хезмәт ветераннары, укучылар, студентлар да бар иде.
Ютазылыларның бәй-рәмнәрен уртак итеп Пенза өлкәсеннән үк килгән кунаклар - "Партнер -Татарстан" сәүдә компаниясе генераль директоры К. Дебердеев үзләре белән хезмәттәшлек итеп, алардан яхшы сыйфатлы кукуруз орлыгы сатып алган, үз вакытында исәп-хи-сап ясаган, әлеге төр культурадан мул уңыш җыйган "Нур-Агро", Тукай исемендәге, "Кәрәкәшле" агроколлективларына мактау грамоталары һәм акчалата премияләр тапшырды.
Күркәм традиция буенча сәхнәгә хезмәт династияләре күтәрелде. Тукай исемендәге ҖЧҖның төрле тармакларында эшләүче Таҗиевларның гомуми стажлары 259 ел. "Кәрәкәшле" ҖЧҖда эшләүче Нәгыймовлар династиясе әлеге хезмәт коллективына 209 ел гомерен багышлаган. "Ситдыйков Ф.М." КФХдан килгән Котловскийларның гомуми стажы 201 елга җыелса, Галимовлар династиясе "Нур-Агро" ҖЧҖ-да 133 ел эшли. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Слетка җыелган алдынгыларны район мәдәният йорты артистлары гына сәламләп калмады, Әлмәт шәһәреннән килгән сәнгать осталары да хезмәттән - тәм, дөньядан ямь табып яши белүче якташларыбызга мәдхия җырладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев