Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илебез гаилә пары – Галиевлар кебек кешеләр аркасында яши

Кече Урыссу авылында күптән түгел бергә тормыш итүләренең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үткән искиткеч гаилә пары - Галиевлар яши.

Алар биш бала - өч ул һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Йорт хуҗабикәсе Дания Латыйп кызының әнисе иртә үлә, ул колхоз эшендә иза чиккән әтисе тәрбиясендә үсә. Дөресен генә әйткәндә, кызны авыр һәм үз хаклыгына ышандыра торган тормыш үзе тәрбияли. Урта мәктәпне тәмамлагач, кыз бәхетне читтән эзләп йөрми. Һәрвакыт эшче куллар җитми торган терлекчелеккә эшкә урнаша. Унсигез ел дәвамындагы савымчы булып эшләгән чорында зур җаваплылык тоеп хезмәт куя. Әмма сәламәтлеге кашый башлый. Почтальон булып урнашырга туры килә: бу эшкә егерме елдан артык гомерен багышлый.

Тормыш иптәше Әкъсән Абдулла улы белән алар бер-берсен яратып һәм ихтирам итеп гомер кичерә. Аларның йөзләре нур чәчеп, балкып тора. Мондый кешеләр әйләнә-тирәдәгеләргә уңай энергетика заряды бирә, чөнки аларның үзләрендә яшәү көче чиксез. Күп еллар дәвамында Галиевлар уллары гаиләсе белән яшәгән һәм гаиләдәге тыныч атмосфераны бозу уйларына да килмичә, шылт иткән тавыш та чыгармаганнар. Дания Латыйп кызы - хезмәт ветераны. Нәкъ менә хезмәт аның зур тормыш юлының аерылгысыз өлеше була. Узган гомерен барлаганда, ул үткән яшьлек елларын кызганмый. Ни генә әйтмә, сугыштан соң өшегән бәрәңге ашаганнар, үләннәрдән аш пешергәннәр, аякларында - чабата, кием булмаган...

Ә узган гомергә килгәндә, минем елларым - минем байлыгым, дип җырлыйлармы әле? Юбилеенда аңа якты теләкләрне район почта элемтәсе узелы идарәчесе Тәкмилә Әхмәдиева, Кече Урыссу почта бүлеге начальнигы Венера Газизуллина, почта элемтәсе ветераннар советы рәисе Клара Нургалиева һәм, әлбәттә инде, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова тәбрикләделәр. Галиевлар авыр чорларда да тормыштан, дөньядан туймаган. Илебез шундый кешеләр аркасында яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев