Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иминятләү взносларын күчерү зарур

Район советы һәм башкарма комитеты бүлекләре җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә Пенсия фондына иминиятләү взносларын күчерү соравы буенча Ютазы районы пенсия фонды начальнигы В. Тимофеев мәгълүмат бирде.

Ул иминиятләү взносларын вакытында күчереп бару зарурлыгын ассызыклады. Чөнки моңа киләчәктә кешеләрнең күпме пенсия алуы бәйле. Ул бурычлы предприятиеләр, хуҗалыклар һәм шәхси эшмәкәрләрне билгеләп узды. Район башлыгы М. Шәйдуллин сәнәгать алдынгылары слетына, республиканың террорчылыкка каршы комиссиясе эше йомгакларына, ТР Президенты Р. Миңнехановның безнең районга эшлекле визит белән килеп китүенә тукталды. Башкарма комитет җитәкчесе Р. Нуриев стадионны тулысынча куллануга тапшыру, Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен йортлар төзелешен дәвам итү сорауларына тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев