Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җинаятьчел бизнес туктатылган

Бөгелмә наркополицейскийлары оператив-эзләү чаралары барышында өч "спайс" сатучыны тоткарлаган. Наркобизнес айдан артык вакыт кына "агымда" кала алган.

Татарстанның Бөгелмә районара бүлеге мәгълүматы буенча, җинаятьчел эшчәнлек Мәсәүдә яшәгән 22 яшьлек элекке хәрби хезмәткәр тарафыннан оештырылган. Ул кыскартылуга дучар ителгән һәм кече ватаны Бөгелмәгә әйләнеп кайткан, анда аның дуслары һәм танышлары күп булган. Арендага алынган фатирда яшь кеше синтетик наркотиклар - тарту өчен катнашмалар төргәкләп сата башлаган. Клиентлар эзләүдә аңа балачак дусты Казан вузларының берсенең читтән торып уку бүлеге студенты ярдәм иткән. Соңрак җинаятьчел дуэтка тагын бер "партнер" - тагын бер заочник кушылган. Студентлар үзләре тарту катнашмаларын еш куллану сәбәпле, алмашка чираттагы дозаны алу өчен зур теләк белән наркотиклар тараталар.

Оператив мәгълүматларга караганда, әшнәләрнең клиент базасы шактый киңәя. Наркотиклар сатучы хәтта үзенең туганнан туган энесен дә наркотикларга "утыртырга" өлгерә. Җинаятьчел эшчәнлек оештыручыны тоткарлаганда, аннан наркоикларның җиде дозасы алына, ә аның алып торган фатирыннан оперативниклар тагын "спайс"ның егерме өч пакетын таба. Моннан тыш, наркотиклар төреп салу өчен үлчәү һәм башка чаралар, шулай ук зур суммада акча табыла. Дилерның туганы өендә наркополицейскийлар яшереп куелган тагын 50 доза наркотик таба.

Хәзерге вакытта законсыз рәвештә зур күләмдә наркотиклар сату факты буенча тоткарланучылар мөнәсәбәтендә җинаять эше кузгатылган. Явыз ниятлеләргә егерме елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү яный.

Белешмә

"Спайс" кулланганнан соң, катнашма тартучыда паникага бирелү халәте башлана, мускулларын паралич сугарга, сулыш алуы бозылырга, психик тайпылышлар барлыкка килергә мөмкин. Наркотиклар куллану үзәк нерв системасында кайтмас процессларга, депрессияләргә бирелүчәнлеккә китерә, тарту катнашмасын куллану нәтиҗәсендә үзеңә кул салу һәм җинаять очраклары күп. Аның дозасы артып киткәндә, авыр психозлар башланырга мөмкин, ул вакытта инде кеше үзе өчен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләр өчен дә куркыныч тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев