Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Интернатта тәрбияләнүчеләр янына ветераннар хоры

Сталинград сугышының 70 еллыгы уңаеннан "Истоки" ветераннар хоры районның мәгариф учреждениеләрендә концертлар бирә.

Шушы көннәрдә И. Иванаевская җитәкчелегендәге хор Урыссу мәктәп-интернатта концерт программасы белән чыгыш ясады. Мәктәптә тәрбияләнүчеләргә һәм кунакларга Идел елгасында урнашкан шәһәрнең сугыш һәм сугыштан соң елгы җимерекләре күрсәтелгән слайдлар, Бөек Ватан сугышының кискен борылышына әйләнгән Сталинград көрәшенең кыскача тарихын сөйләделәр. Һәм, әлбәттә инде, үзәккә үтәрдәй сугыш чоры җырлары яңгырады. Сугыш чоры балаларының тәм-томнар турында озакка онытуларын искә алып, ветераннар балаларга конфетлар таратты һәм бервакытта да сугышны күрергә язмасын дип теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев