Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Интернетта Росреестр мәгълүматлары бар

Бөтендөнья челтәре Интернет аша тәкъдим ителә торган дәүләт уңайлыклары исемлеге тулыланды - хәзер өй компьютеры ярдәмендә гражданнарның күчемсез милеккә хокук һәм аның белән килешүләр Бердәм росреестрыннан мәгълүмат алу мөмкинлеге бар.

Әлеге уңайлык - Росреестрның республика идарәсендә иң таләп ителгән уңайлыкларның берсе. Узган елда идарә тарафыннан күчемсез милеккә хокук һәм аның белән килешүләр Бердәм росреестрыннан барлыгы 2,5 миллион мәгълүмат бирелгән.
Узган елның мартыннан башлап, идарә күчемсез милеккә хокук һәм аның белән килешүләр Бердәм росреестрыннан мәгълүматларны электрон рәвештә бирү проектын тормышка ашыруда актив катнаша. Инде хәзер күчемсез милеккә теркәлгән хокук һәм килешүләр турындагы мәгълүматның өчтән бер өлешеннән артыгы электрон мәгълүматларны тәшкил итә.
Хәзерге вакытта әлеге дәүләт уңайлыгы Росреестрның рәсми Интернет-порталы аша тормышка ашырыла. Күчемсез милеккә хокук һәм аның белән килешүләр Бердәм росреестрыннан яисә ДКНнан Дәүләт электрон мәгълүматларга запрос ясау өчен, www.rosreestr.ru порталына гына керергә кирәк. "Электронные услуги" бүлекчәсендә запросның төрен сайлап, катлаулы булмаган форманы тутыру мөһим. Шуннан соң запроста күрсәтелгән адреска электрон почтадан заявканың номеры һәм түләүнең коды күрсәтелгән хат җибәреләчәк. Бирелгән мәгълүматларга "Qiwi кошелек" түләү системасы, пластик карта яисә "Qiwi" терминаллары аша да түләргә була. Запрос үтәлгәннән соң, запросны формалаштырганда бирелгән кодны күрсәтеп, аны порталдан алырга була.
Шуны билгеләп узарга кирәк, гражданнар өчен мәгълүматларны электрон рәвештә алу, кәгазьгә караганда, күпкә очсызрак. Мәсәлән, физик зат өчен РФ территориясендә күчемсез милек объектлары булган затның хокукларын кәгазьгә язу - 1500 сумны, электрон вариантта - 600 сумны, юридик затлар өчен - 2500 һәм 900 сумны тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, электрон рәвештә мәгълүматларны бирү срогы өч көнне тәшкил итә, ә кәгазьдәге мәгълүматлар исә бары тик биш көн эчендә генә әзер булачак.
Сатып алына торган күчемсез милек объекты турында мәгълүмат (аңарга арест салынмаганмы, нинди дә булса мә-шәкатьләр яисә чикләүләр юкмы) алырга кирәк булган гражданнар, арбитраж идарәчеләре һәм күчемсез милек агенстволары - хәзерге вакытта әлеге электрон уңайлыктан иң еш файдаланучылар.
шулай ук Росреестр порталында алырга мөмкин булган электрон уңайлыклар:
- Росреестрның теләсә кайсы офисына кабул ителүгә онлайн язылу мөмкинлеге;
- күчемсез милек объектлары буенча онлайн режимындагы белешмә мәгълүмат;
- запрос ясауның статусын тикшерү;
- күчемсез милеккә хокукларны теркәү өчен мәгълүматларны алдан әзерләү;
- күчемсез милеккә хокукларны теркәү өчен гариза бирү;
- күчемсез милек объектларын дәүләт кадастр хисабына кую;
- электрон документны тикшерү;
- һәрбер теләгән кеше эзләү критерийларын кулланып, үз җир участогын карый алырдай, җир участогы турында кирәкле мәгълүматларны - кадастр номерын яисә объект адресын керткәч, эзләүне тормышка ашырырдай ачык кадастр картасы. Эзләү уңышлы тәмамланган очракта, картада җир участогы, шулай ук аның турындагы тулы мәгълүмат (кадастр бәясе, мәйданы, категориясе, статусы һәм башкалар) чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев