Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Инвалидлар декадасында күпкә өлгерергә мөмкин

Халыкны социаль яклау бүлеге тарафыннан бирелгән чаралар планы: - предприятие һәм учреждениеләрдә инвалидларны хөрмәтләү - 3 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр; - инвалидларны "Сәламәт" сихәтләндерү үзәгенә алып бару - 3 декабрьдән 14 декабрьгә кадәр; - "Березка", "Ветеран" һәм "Ак-Чишмә" тернәкләндерү үзәкләренә бару - ай дәвамында; - "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейнына бушлай...

Халыкны социаль яклау бүлеге тарафыннан бирелгән чаралар планы:
- предприятие һәм учреждениеләрдә инвалидларны хөрмәтләү - 3 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр;
- инвалидларны "Сәламәт" сихәтләндерү үзәгенә алып бару - 3 декабрьдән 14 декабрьгә кадәр;
- "Березка", "Ветеран" һәм "Ак-Чишмә" тернәкләндерү үзәкләренә бару - ай дәвамында;
- "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейнына бушлай йөрү - 4 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр (моңа график буенча үз көннәре дә өстәлә), 10 сәгатьтә;
- "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында өлкән яшьтәге инвалидлар өчен спартакиада - 3 декабрьдән 5 декабрьгә кадәр, 10 сәгатьтә;
- район мәдәният йортында үзешчән артистлар һәм инвалидлар җәмгыяте концерты, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте оешмасы юбилярларын хөрмәтләү - 2 декабрь, 9 сәгатьтә;
- Урыссу үзәк район хастаханәсендә ачык ишекләр көне - 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр;
- белем бирү учреждениеләре тарафыннан өйгә килеп шефлык ярдәме күрсәтү - 3 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр;
- Урыссу мәктәп-интернатында инвалид балалар ясаган эшләнмәләр күргәзмәсе - 4 декабрь;
- Балалар иҗаты үзәгендә "Могҗизалар кыры" ял кичәсе - 10 декабрь, 10 сәгатьтә.
Сүз уңаеннан
Спорт ярышларында катнашу, шулай ук бассейнга йөрү өчен медицина белешмәсе белән бергә "Олимп" спорт-сәламәтләндерү үзәгенә заявка бирү мөһим.
Бушлай чәч кистерү
Урыссу бистәсе салоннарында:
- кабель телевидениесе салоны (М. Җәлил ур., 9) - 2 декабрь, 8 сәгатьтән 11 сәгатькә кадәр;
- "Медея" (Урыссу ур., 1) - 2 һәм 3 декабрьдә, 8 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр;
- "Зәйнәп" (Киров ур. 40а) - 2 декабрь, 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр;
- "Эталон" (Урыссу ур., 65) - 6 декабрь, 10 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр;
- "Лилия" (Химия тыкр., 5) - 10 декабрь, 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр.
Ютазы авылы:
- авыл мәдәният йорты бинасындагы салон - 4 декабрь, 9 сәгатьтән 11 сәгатькә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев