Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Инвалидлар декадасында районның чәчтарашханәләренең эш графигы

Чикләнгән мөмкинлекле кешеләр 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр традицион рәвештә төрле чараларга бара һәм чәчтарашханәләрдә чәч кистерә ала.

Әйтик, 1 декабрьдә 9 сәгатьтә район мәдәният йортында мәдәният бүлеге артистларының һәм инвалидлар җәмгыятенең "Игелеклелек дөньяны коткарыр" концерты узачак, аның барышында Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең җирле оешмасы әгъзаларын-юбилярларны хөрмәтләү узачак. 4 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр 10 сәгатьтә (шулай ук график буенча үз көннәрендә) инвалидлар йөзү бассейнында һәм "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында була ала. "Равный среди равных" - дип аталган өлкән яшьтәге инвалидлар арасындагы спартакиада "Олимп"та 3 декабрьдән 5 декабрьгә кадәр узачак, вакыты - 10 сәгатьтә. Өстәлдә уйналучы спорт төрләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар, үсмерләр һәм яшьләр арасында "Самые спортивные" дип аталган ярыш 6 декабрьгә (10 сәгатьтә, "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында) планлаштырылган. "Могҗизалар кыры" ял кичәсе балалар иҗаты үзәгендә 10 декабрьдә, 10 сәгатьтә узачак. Моннан тыш, инвалидлар декадасында район һәм авыл мәдәният йортларында бушлай фильмнар күрсәтү узачак, 5 декабрьдә үзәк китапханәнең уку залында тематик әңгәмә үткәреләчәк.

Бушлай чәч кисү түбәндәге салыннарда тормышка ашырылачак:

- "Медея" салоны (Урыссу ур., 1, мастер Инзилә Насыйрова) - 1 декабрьдә, 8 сәгатьтән 9 сәгатькә кадәр;

- "Зәйнәп" салоны (Киров ур., 40а, Рәсилә Сабирова) - 1 декабрьдә, 8 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр;

- "Гүзәл" салоны (Урыссу ур., 19, Гүзәл Латыйпова) - 2 декабрьдә, 10 сәгатьтән 11 сәгатькә кадәр;

- "Лилия" салоны (Химиклар тыкр., 5, Эльвира Батыргәрәева) - 2 декабрьдә, 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр;

- кабель телевидениесе салоны (М. Җәлил ур., 9, Альбина Соколова) - 3 декабрьдә, 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр;

- Ютазы авылы салоны (авыл мәдәният йорты, Наталья Миңнеханова) - 1 декабрьдә, 9 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр.

Сүз уңаеннан. Барлык спорт ярышларында катнашучыларга, шулай ук "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейнында булырга теләүчеләргә медицина белешмәсе теркәлгән заявка бирү мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев