Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Каразирек авылында «Мәрхәмәтле булыйк аларга» дип исемләнгән кичә үткәрелде

Инвалидлар ункөнлеге чорында Иске Каразирек авылы мәдәният йортында «Мәрхәмәтле булыйк аларга» дип исемләнгән кичә үткәрелде, дип хәбәр итте безгә Иске Каразирек мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Сәкинә Садрыева.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә зур программада концерт күрсәтелде, сый-нигъмәтләр белән тулган табын әзерләнде. Бәйрәм сәбәпчеләре үзләре дә буш кул белән килмәгәннәр иде. Үз чиратларында алар бәйрәм оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Рамил Валиев чара сәбәпчеләренә изге теләкләрен юллады.

Иске Каразирек авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре декадник чорында озак еллар биредә җыештыручы булып эшләгән Маһира Галиеваның өенә баруны оештырды. Ул кул хезмәте таләп иткән чорда мәдәният йортында авыр физик эш башкарды, бик тырышып эшләде. Пенсиягә чыккач, паралич сукты. Шулай да Маһира апа сынмыйча-сыгылмыйча үзен аякка бастырды. Ул оста итеп әйберләр тегә һәм бәйли. Уңган хуҗабикә иҗат иткән төрле урындык япмаларына, роза чәчәкләренә, салфеткаларга таң калырлык. Пешерергә-төшерергә дә оста ул, искиткеч тәмле куллы. Яңа Каразирек авылы клубы мөдире Зөлфия Гафиятова исә күп еллар дәвамында клуб мөдире булып эшләгән Фәрит Шәрәпов янына барып, шәхсән үзе исеменнән бүләк тапшырып кайтты, дип сөйләде сәнгать җитәкчесе.

Бу хәбәрләрне ишеткәч, мөмкинлекләре чикле кешеләр турында ел дәвамында онытмасыннар иде, дигән теләктә каласы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X