Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Урыссу авылында гражданнар җыены узды

Иске Урыссу авылында гражданнар җыенында артык зур проблемалар күтәрелмәде, бу аларның тормышы елдан-ел сыйфатлы була бара, дигән сүз.

Электр белән тәэмин итүдә өзеклекләр, район электр челтәрләренең баш инженеры Федор Дубовик аңлатуынча, югары вольтлы линияне реконструкцияләү белән бәйле булган. Әлеге эшләр тәмамланганнан соң, электрны өзү авария очракларында гына килеп чыгарга мөмкин. Иске Урыссу авылы районда ток бирүдә ышанычлылык тудырган изоляцияле үткәргечләр белән тәэмин ителгән бердәнбер авыл. Торак пунктта яшәүчеләр район һәм җирлек җитәкчелегенә элекке ихтирамга лаек колхоз рәисе Гайса Йосыповның исемен ул яшәгән урамга һәм мәдәният йортына биреп, мәңгеләштерү мөһимлеге башлангычы белән чыктылар, мәдәният йортын юкка чыгарырга түгел, капиталь ремонт ясау белән генә чикләнергә кирәклеге әйтелде. Машина юлы буйлап суүткәргеч сузылган урамнарда яшәүчеләргә бу юлларга өлешчә вак таш җәергә вәгъдә ителде. Авыл читендәге йортларга су җитмәүгә килгәндә, биредә бакчага суны мулдан сибүчеләр һәм су агызучылар гаепле, дип искәрттеләр искеурыссулыларга. Өстәмә насос куелу очрагында, аны тотуга чыгымнар да артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев