Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Урыссу мәктәбендә район семинары узды

Иске Урыссу мәктәбендә укыту-тәрбия эшендә сәламәтлек технологияләре турында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары узды.

Семинарның практик өлешендә физик тәрбия укытучысы Рузил Файсханов җитәкчелегендә сәламәтлек дәресләре үткәрелде, ГТО тапшыру буенча нормативлар күрсәтелде. Бу чараларда мәктәп укучылары гына түгел, семинар кунаклары да катнашты.

Семинарның теоретик өлешендә мәктәп директоры Роза Садыйкова анда катнашучыларны мәктәп традицияләре һәм аның танылган чыгарылышчылары белән таныштырды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары мәктәпнең сәламәтлек саклау һәм физкультура-спорт юнәлешләре буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Үзенең чыгышында ул балалар сәламәтлек торышының уңай динамикасын билгеләп үтте һәм укучыларның сәламәтлеген саклауга һәм ныгытуга юнәлтелгән чаралар, мәктәпнең спорттагы казанышлары турында сөйләде, аерым укучылар турында әйтеп узды һәм спорт түгәрәкләрендә һәм секцияләрендә мәшгульлек сәламәтлек ныгытуга гына түгел, урам мохитының негатив тәэсиреннән саклавын да ассызыклады.

Семинарда катнашучылар игътибарына 9 сыйныф укучылары Илнар Йосыпов һәм 11 сыйныф укучысы Фәрит Мәхмүтовның презентацияләре тәкъдим ителде. Илнар җиңел атлетика буенча спорт ярышлары җиңүчесе һәм призеры, үзенең казанышларын һәм медальләрен тәкъдим итте. Фәрит исә «Уйлап табучы» республика күргәзмәсендә үзенең фәнни-тикшеренү эш тәкъдим итүе, шулай ук республика фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттаховтан рәхмәт алуы турында сөйләде.

Мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Зилә Шәрипова һәм тәрбия эшләре буенча методисты Светлана Бордачева тәрбия эшен камилләштерү һәм район мәктәпләрендә ГТО комплексын тормышка ашыру темасы буенча чыгыш ясадылар.

Семинар ахырында анда катнашучылар тарафыннан үсеп килүче буынны сәламәтләндерү проблемасын хәл итү мәктәпнең, ата-аналарның һәм җәмәгатьчелекнең максатка юнәлешле һәм системалы эше ярдәмендә генә мөмкин булуы турында нәтиҗә ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X