Иске Урыссу мәктәбендә ремонт эшләре югары дәрәҗәдә бара
Бүген районның өч мәктәбендә "президент" программасы нигезендә капиталь ремонт эшләре бара.
Югары дәрәҗәдәге әзерлек - Иске Урыссу мәктәбендә бара торган ремонт эшләрен инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Фәнис Нәбиуллин шулай тасвирлады. Бүген монда барлык эшләр дә график нигезендә бара: түбә алмаштырылды, пластик тәрәзәләр куелды. СанПиН таләпләре белән шамбо урнаштырып, бәдрәф бүлмәләре җиһазландырылган. Эш бик азда гына калган - уку елы башланганчы сыйныф бүлмәләрендә косметик ремонт эшләре башкару.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев