Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Урыссу мәктәбенең укучылары экскурсия турында

Кышның бер көне турында 5 нче класс укучылары язып хат жибәргәннәр.

Без кышның бер матур көнендә авылыбызның яшелчә бакчасына экскурсиягә бардык. Һәрберебездә чаңгылар иде. Барганда ук безгә куркак куян очрады, төлке эзләре дә күрдек. Барып җиткәч тә учак ягып җибәрдек. Малайлар ботаклар алып килделәр, ә кызлар өстәл әзерләдек. Ашагач, уеннар уйнадык, табигатьнең матурлыгына сокландык.

Йосыпова Ләйсән.

... Яшелчә бакчасында "шылт иткән" тавыш та юк иде. Агач кәүсәләренә, ботакларына ап - ак кар сарган. Җәнлекләр өннәренә, ояларына кереп посканнар.Бер куян гына адашып безнең каршыга чыккан иде.

Ә һава... Искиткеч саф, сулап туймаслык! Без кышкы табигатьне озак кына күзәттек. Ә класс җитәкчебез Илшат Насыйх улы фотога төшерде.

Латыйпова Алинә.

Материалны Иске Урыссу мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәфыйкова Гөлфия Сәмигулла кызы әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев