Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Урыссу мәктәбенең укучылары “Мин татарча сөйләшәм” бәйге-акциясендә катнашты

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән "Мин татарча сөйләшәм" бәйге-акциясендә безнең Иске Урыссу мәктәбенең 6 сыйныф укучылары да актив катнаштылар.

Без, укучылар белән берлектә, районыбызның үзәге булып торган Урыссу бистәсендәге оешма, халыкка хезмәт күрсәтү объектларында урнаштырылган элмә такталарны күзәтеп, анда булган хаталарны табып фотога төшердек. Әлеге бина хуҗаларына, хезмәт күрсәтүчеләргә булган хаталарны аңлаттык. Күзәтү барышында күп урыннарда элмә такталарның ике телдә булмавы да ачыкланды. Чараның максаты - укучыларны үз телләренә карата игътибарлы булырга, аны хөрмәт итәргә чакыру. Без үз чиратыбызда максатыбызга ирештек дип уйлыйбыз. Киләчәктә әлеге бина хуҗалары безнең киңәшләргә колак салып, элмә тактадагы язуларны төзәтерләр дигән теләк белән өйләргә таралыштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев