Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Исәнме, ямьле яз!”

Көлке көне уңаеннан Кече Урыссу авылында оештырылган спорт һәм күңел ачу чарасы менә шундый исем астында узган.

Ташкичү авыл җирлеге оештырган бәйрәмгә җыелган халык үзешчәннәр башкаруындагы концерт номерларын карап, төрле шаян уеннарда катнашып, карга боткасы ашап хозурланды. Авыл мәчете вәкиле уздырган дини темага викторина да күңелләргә хуш килде. Чараларда катнашучыларның иң яше "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре булса, иң өлкән актив катнашучы Җәмилә апа Гомәровага - 84 яшь. Әмма бәйрәмгә авылдашларның бик аз килүе генә күңелләргә моңсулык өстәде, дип хәбәр иттеләр авыл җирлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев