Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Изге Болгар мөселманнарны җыйды

Узган шимбәдә районның иҗтимагый оешмаларының актив әгъзалары, мәчеткә йөрүче дин кардәшләребез, инвалидлар, ветераннар, Фәнис мәдәрәсәсе шәкертләре Изге Болгар җыенында катнаштылар.

Быел Идел буе Болгар бабаларыбызның ислам динен кабул итүгә 1124ел. Әлеге чарага Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче мөселманнар җыелды. Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов, Дәүләт киңәшчесе Минитимер Шәймиев, Россия мөфтиләр Советы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиннар да бар иде. Алар чара башланыр алдыннан Ак мәчеттә булдылар, соңыннан Изге Болгар җыены кысаларында Су вокзалы бинасын тантаналы ачу булды.
Барлык мөселманнарны сәламләп Президент Рөстәм Минниханов:
- Болгар җире барлык мөселманнарның бергә тупланып җыела торган урынына әйләнергә тиеш, - дип ассызыклады. Ул, шулай ук, соңгы елларда әлеге җирдә бик күп үзгәрешләр күзәтелүен билгеләп үтте.
- Менә инде ничә ел рәттән без шушында җыелабыз. Барыгызга да Болгарга килүегезгә рәхмәт, тагын күп еллар шушы урында очрашырга насыйп булсын, - дип килүчеләрне дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев сәламләде. Россия мөфтиләр Советы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдинов та татарларның күпмилләтле Россиянең төрле төбәкләрендә сибелеп яшәүләрен, һәм татарлар сан буенча руслардан соң икенче урында торуларын искәртеп үтте.
Район делегатлары Болгар буенча экскурсияләрдә булдылар. Барлык манаралар борынгы сызым һәм планнар буенча элеккеге рәвешендә торгызылганнар. Иң беренче итеп делегатлар Хәтер тамгасы дип исемләнгән 922 елда Идел Болгарстанында дәүләт дине сыйфатында Исламның ирекле рәвештә кабул ителүе хөрмәтенә куелган манарада булдылар. Әлеге манарада Коръәннең дөньяда иң зур басмасы урын алган.
"Изге Болгар җыены" кунаклары өчен, шулай ук, вәгазьләр уку, мөнәҗәтләр, иске - онытылып баручы татар халык җырларын башкару, Коръән укучылар чыгышлары, хәләл ризыклар һәм дини кирәк-яраклар сату-итү оештырылган иде.
Көне буе бәйрәм чараларында катнашып, манараларга экскурсияләр ясаганнар соң, райондашлар кайтыр юлга чыктылар. Аларның барысының да йөзләре көләч, күңелләрендә сафлык икәне күренеп тора. Район башлыгы Рөстәм Нуриевка шундый чара оештырганы өчен аларның рәхмәтләре чиксез иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев