Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каһарманнарны белү мөһим

РФ Дәүләт Думасы 2007 елдан "Ватан каһарманнары көнен" билгеләде һәм әлеге дата Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан расланды. Әлеге көн ел саен 9 декабрьдә билгеләнеп үтелә.

Безнең районда Социалистик хезмәт герое Т. Зарипова яши. Быел бәйрәм белән тантана сәбәпчесе Тәүзиха Гәрәй кызын район башлыгы Марсель Шәйдуллин исеменнән, шәхсән үз исемнәреннән халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев һәм район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова котладылар. Геройны тәбрикләргә шулай ук Кәрәкәшле мәктәбенең 9 сыйныф укучылары да килде. Юкка гына закон проектының авторлары Россиянең яңа истәлекле датасы "Ватанга фидакарь һәм риясыз хезмәт итү идеалларын формалаштыруга ярдәм итәчәген" үз ышанычларын белдермәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев