Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каразирек мәктәбенең 1 сыйныф укучыларында гаилә фермасы зур кызыксыну уяткан

Каразирек мәктәбенең 1 сыйныф укучылары әйләнә-тирә дөньяны өйрәнү дәресендә төрле экскурсияләргә йөреп, вакытны файдалалы һәм кызыклы итеп үткәрәләр.

Авылыбызның тырыш кешеләре - Эльмира һәм Илгиз Котловскийлар тергезгән гаилә фермасы укучыларда зур кызыксыну уятты. Ачык йөзле хуҗабикә кечкенә кунакларны үз хуҗалыклары белән таныштырды. Тамаклары тук сыерларга су автоматлаштырылган җайланма аша бирелә, савылган сөт тә торбалар буйлап сыемга җыела икән. Сыерларның кушаматлары, тиреснең ничек җыештырылуы, биредә ничә кеше эшләве турында да кызыксынган балалар, икенче абзардагы кышлау малларының холыклары, нинди ризыкны яратып ашауларына кадәр ишеттеләр. Санаулы терлектән үз эшчәнлекләрен оештырып җибәргән Котловскийлар фермасы укучыларда зур тәэсир калдырды. Шуңа күрә алар мәктәпкә кайткач та бу хакта озак фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X