Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каразирек укучылары “Наркотиклардан башка тормыш” дәресе үткәрделәр

16 сентябрьдән 18 октябрьгә кадәр республикада игълан ителгән "Наркотиклардан башка тормыш" дип аталган наркотикларга каршы айлык кысаларында Каразирек мәктәбендә тугызынчы сыйныф укучылары өчен танып белү дәресе үткәрелгән.

Сыйныф җитәкчесе Энҗе Миңнеярова хәбәр итүенчә, үсмерләр белән очрашуны авыл китапханәсе мөдире Флүзә Карипова һәм Иске Каразирек авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Сәкинә Садриева үткәргән. Мәдәният хезмәткәрләре укучыларга видео роликлар тәкъдим иткән, китапханәче аларны әлеге темага нәшер ителгән яңа китаплар белән таныштырган. Очрашуның нәтиҗәле булуына, укучыларны уйланырга, нәтиҗәләр ясарга мәҗбүр итүенә, өстенлекләрне дөрес билгеләүләренә ышаныч бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев