Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каразиреклеләр Нафыйковлардан үрнәк алып яшәргә чакыралар

Тормыш тәмен белеп, гомернең асылын аңлап яшәүчеләрне эзләп ерак барасы юк. Мин сезне үзебезнең Иске Каразирек авыл җирлегендә яшәүче Нәфыйковлар гаиләсенә кунакка чакырам.

Ике апасына көтеп алган энекәш, газиз әти-әнисенә төпчек ул булып Нәфыйковлар гаиләсендә 1970 елда ир бала туа. Аңа Рәфис дип исем бирәләр. Ай үсәсен көн үскән малай бик иртә әти-әнисе кулы арасына керә башлый. Кечкенәдән һәртөрле эшнең серен аңлап үсә. Иске Каразирек мәктәбендә урта белем алган үсмер, һәр ир-егеткә хас булган төсле, Ватан каршындагы бурычын да намус белән үтәп, ул туган авылына әйләнеп кайта. Рәфисне биек йортлы, шау-шулы урамлы калалар кызыктырмый, аның бик тә авылда төпләнеп, гаилә корып, матур тормыш көтеп яшисе килә. Һәм ул хезмәт юлын туган авылында шофер булып башлый. Чәчү вакытында, урак өстендә кырчылыкта эшләсә, кышын ул терлекләргә азык ташый. Һәрвакыт юлда булган яшь егетнең тырыш хезмәте мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнә.

Эш сөючән ир-егетне хуҗалык җитәкчелеге генә искәреп калмый, уңган һәм булган Рәфисне кызлар да күздән яздырмый. Нәфыйковлар нигезенә 1993 елның кышында килен төшә. Өлкән Нәфыйковлар киленнән бик уңа - һәр эшкә кулы ятып торган Гөлчәчәк, бер дә тартынып тормый, фермага сыер саварга килә. Тырыш, яшь гаилә дүрт елдан соң башка чыга - аларга яңа төзелгән йорттан ачкыч тапшыралар. Нәфыйковлар менә инде егерме елдан артык бердәм булып, матур тормыш көтәләр. Бәхетләрен түгәрәкләндереп, берсеннән-берсе сөйкемле, тәүфыйклы балалар тәрбиялиләр. Олы кызлары Рания - шәфкать туташы. Туймазы шәһәрендә медицина көллиятен тәмамлап, бүген Урыссу хастаханәсенең терапия бүлегендә эшли. Уллары Раил - булачак нефтьче. Ул Октябрьский каласының нефть көллиятендә белем ала. Игез уллары Илис белән Илүс икенче сыйныфта укый.

Зур гаилә белән таныштырдым. Ә хәзер мин сезне аларның ихата-бакчаларына сәяхәткә чакырам. Нәфыйковлар яши торган йорт-җир үзенең матурлыгы, төзеклеге белән әллә кайдан ук бөтен игътибарны үзенә җәлеп итүе - бер хәл. Җәмәгать, сез аның эченә узсагыз, аннадагы гүзәллекне, мөгаен, оста телле шагыйрьләрдә оста итеп әйтеп бирә алмас иде. Кеше куллары әллә нинди могҗизарлар тудырырга сәләтле икән! Балта, тимер эшенә кулы ятып торган Рәфиснең фантазиясенә таң каласың. Бакчага, ихатага куелган һәр фигуркада, һәр эшләнгән әйбердә Рәфиснең күңел байлыгы чагылып тора. Ә Гөлчәчәк чәчәкләр үстерә. Үзенчәлекле итеп ясалган түтәлләрдәге чәчәк төрләрен санап бетерерлек түгел. Аларның күзләрне камаштырып торучы төсләре, исертерлек исләре... Яшелчә, җиләк-җимеш үскән түтәлләре дә нигъмәтләрдән сыгылып тора. Бу кул белән генә тудырылган байлык түгел, бу чын-чынлап күңел байлыгы белән дә тудырылган хәзинә. Болар өстенә бит әле Нәфыйковлар абзар тутырып мал, кош-корт асрыйлар. Гөлчәчәгебез камыр ашларына бик оста хуҗабикә. Авылыбызда кайсы гына никах туе ул төшергән бавырсактан башка уза микән?!

Авылда хуҗалык таркалгач та Нәфыйковлар югалып калмады. Гаилә башлыгы Рәфис менә инде алты ел Урыссуга, электр-механика заводына йөреп эшли. Гөлчәчәк мәктәптә урнашты. Кайда гына эшләмәсеннәр, алар үзләренә ышанып тапшырылган бурычны җиренә җиткереп, зур төгәллек белән башкаралар. Менә шушы сыйфатларга ия булган затлар гына матурлыкка күмелгән бәрәкәтле тормыш тудыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев