Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каразиректән Илнар Ильясов һәм Элина Каюмова мәктәп абруен күтәргәннәр

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2014-2015 нче уку елына эш планы нигезендә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы, патриот шагыйрь Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 109 ел тулу уңаеннан, шагыйрьнең иҗатын тирәнтен өйрәнү максатыннан 2015 нче елның 17 февралендә Балтач районында М.Җәлил исемендәге III республика...

Конференциянең читтән торып үткәрелгән турында гомуми белем оешмаларының 8-11 нче сыйныфларыннан 179 укучы катнашты. Икенче турда катнашу өчен, уңышлы дип табылган 70 эшнең авторы чакырыла. Шушы укучылар арасында Каразирек мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ильясов Илнар да бар. Укытучысы Гүзәл Калимова.

Бөтенроссия "Рассударики" иҗади бәйгесенең "Рәсем" номинациясендә катнашып 1 сыйныф укучысы Каюмова Элина III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Укытучысы Рәзилә Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев