Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Катгый булырга Эдуард Фәйзрахмановны дөнья өйрәтте

Районның баш гаишниги булып Эдуард Фәйзрахманов ике генә ел эшли. Әмма "майор" белән инде күпләргә очрашырга туры килде. Һәм бер тапкыр гына да түгел. Бу күләмдәге транспортны да ЮХИДИ бүлеге штраф-тукталышының моңарчы күргәне юк иде әле.

Дөресен танырга кирәк, баш редактор бу кырыс йөзле кешедән әңгәмә алу бурычын йөкләгәч, ризалашмыйча, озак тарткалаштым...

- Эдуард Фәридович, сез безнең районда яңа кеше. Мөгаен, күпләргә сезнең белән якыннанрак танышу кызык булыр.

- Тумышым белән Балтачтан. Әни - табиб, әти шофер булып эшләде. Бертуган сеңлем бар. Юл автоинспекциясе составында 1994 елдан бирле эшлим.

- Сез Ютазы районына нинди миссия белән юлландыгыз?

- Район территориясендә кеше имгәнүләре, корбаннар белән тәмамланган юл-транспорт вакыйгаларының соңгы елларда артык күп булуын яшереп торуда мәгънә бар микән? Юлларда тугызар кеше үлгән еллар булган, өстәвенә аларның шактыен яшьләр тәшкил иткән. Мин, беренче чиратта, солдат, Ватан кая куша, шунда эшкә барам. Һәм миңа Ютазы районында юл вакыйгаларын киметү, вәзгыятьне яхшы якка үзгәртү бурычы йөкләнде. 2012 елның 27 июлендә эшкә керешкәндә юллардагы тәртип, дөресен әйтсәк, бик чамалы: кем ничек тели, шулай йөри, кемнең нәрсә кыланасы килә, шулай кылана иде. Бу - контроль булмау нәтиҗәсе. Мин эшне үземнең хезмәткәрләрем белән юлда тәртип, тынычлык урнаштырудан, ә моңа ирешү өчен алкоголь һәм наркотик исереклегендә булган шоферларны ачыклаудан, тоткарлаудан башладым. Шоферлар арасыда үзара исәпләшү, бер-берсен хөрмәт итү сыйфаты тәрбияләүне максат итеп куйдык. Әлбәттә, күпләргә юл буенда таягын әле уңга, әле сулга селкеп торган автоинспектор кемгә ничек бәйләнергә белми кебек тоела. Без транспорт белән юл кагыйдәләрен саклап идарә иткән кешеләргә бәйләнмибез. Без беренче тапкыр, әйтергә кирәк, "җиңел" кагыйдә бозып элләккән, аеруча өлкән яшьтәге кешеләргә дә кисәтү ясап җибәрүне кире какмыйбыз. Әмма инде кеше гаебен танымый һәм юлда үзен хамларча тотуын дәвам итә икән, без аны, яшенә, дәрәҗәсенә, статусына карап тормыйча, җәзага тартабыз.

- Сез район җитәкчелеге составына кергән затларны да туктатырга җөрьәт иткән кеше...

- Закон каршында барыбыз да бертигез. Район башлыгы да, аның урынбасарлары да, авыл җирлекләре башлыклары да, укытучылар да минем өчен юл хәрәкәтендә катнашучылар. Бүген без район чиновниклары белән үзара килешеп яшибез. Элек район советы һәм башкарма комитеты машина йөртүчеләре бозган кагыйдәләр өчен штрафларны капламаган булса, хәзер бу юнәлештә дә тәртип урнашты. Барысы да куркынычсызлык каешларын бәйләп йөрергә өйрәнде, закон телен дә санга суга башладылар. Гомумән, Ютазы районы халкы белән уртак фикергә килеп эшләргә мөмкин. Бүгенге көндә якын-тирә торак пунктлардан - Октябрьский, Туймазы шәһәрләреннән кергән автомашиналар, безнең юлларда хаос тудырып, безгә өстәмә проблемалар китереп чыгара. Бәлкем мин алай дип әйтергә тиеш тә түгелмендер, әмма бу күрше республикадагы коллегаларыбызның эшләп җиткермәү, транспорт белән идарә итүчеләргә карата аңлату, кисәтү чаралары күрмәү нәтиҗәсе. Һәм әлеге шоферларга юл законнарын безгә төшендерергә туры килә.

- Шулай да сезнең кырыс кыяфәтегезгә карап, мөгаен, кагыйдә бозмаучылар да каушап каладыр?

- Безнең хезмәт җиңел түгел. Безнең вазифага, әйткәнемчә, исерекләрне тоткарлау гына керми. ЮХИДИ хезмәткәрләре каршында наркотик матдәләр, корал, башка төрле тыелган әйберләр күчерү белән бәйле җинаятьләрне дә ачыклау бурычы тора. Мондый шартларда юлда елмаеп торып булмый. Җитди хезмәткә - җитди мөнәсәбәт булырга тиеш, дип саныйм.

- Эдуард Фәридович, сез күптән түгел кәттә машинага утырган бер ханымны тоткарлагансыз һәм тирә-юньдәге кешеләр аның нәкъ менә акча янчыгыннан... правасын алып, сезгә бирүен күргәннәр. Мин сездән юлларда ришвәт аласызмы, дип сорамыйм, мин сездән акча бирү тәкъдимнәреннән тыелып кала аласызмы, дип сорар идем.

- Акча, әлбәттә, кызыктыргыч тәкъдим. Бер генә тапкыр кулыңны сузып алсаң да, бу гадәттән башкача тыелып кала алмыйсың. Син халык иминлеге хакына хезмәт итәргә дип ант биргәнсең икән, син аңа тугры калырга тиеш. Кеше нәрсә сөйләве мине аз борчый, иң мөһиме, минем бүген намусым чиста.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев