Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казан Кремле манежында “Җиңүнең җитмеш портреты” дип исемләнгән күргәзмә ачылачак

Тиздән Казан Кремле манежында "Җиңүнең җитмеш портреты" дип исемләнгән күргәзмә ачылачак. Проект "Бердәм Россия" партиясенең ярдәме белән тормышка ашырылган.

Танылган фоторәссамчы Фәрит Гобәев Татарстанның 45 районында булып, республикабызның җитмеш батыры турында күргәзмә оештырган. Экспозициядә Бөек Ватан сугышында катнашкан батырларның фотолары урын алачак. Фотограф проект кысаларына сыеша алмыйча, җитмеш урынына 150 портрет ясалуын да җиткерә. Моннан тыш күргәзмә манежында "Җиңү барыбыз өчен бер генә" дип исемләнгән китапны да тәкъдир итәчәкләр. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм тыл хезмәтчәннәренең тарихлары, фотосурәтләре урын алган. Әлеге китап республиканың барлык китапханәләренә дә тапшырылачак, дип хәбәр итә "Бердәм Россия" партиясенең мәгълүмати үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев