Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казан – Ульяновск юлында килеп чыккан һәлакәттә 7 яшьлек кыз баланың гомере өзелгән

Аның "Фэст" адаптеры ярдәмендә куркынычсызлык каешлары белән генә эләктерелгән булуы ачыкланган.

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ"). Кичә иртәнге сәгать 10 тулып 40 минут узгач, Казан - Ульяновск юлының 18нче чакрымында "Ниссан Ноут" автомобиле белән идарә иткән 32 яшьлек хатын-кыз хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм, каршы як юлга чыгып, "ГАЗ-330202" автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, автомобиль йөртүчеләрнең икесе дә, шулай ук "ГАЗ" пассажиры хастаханәгә озатыла.

Ни кызганыч, "Ниссан" автомобиле йөртүчесенең арткы пассажир урынында барган 7 яшьлек кызының гомере өзелә. Аның балалар өчен каралган махсус креслога утыртылмавы һәм "Фэст" адаптеры ярдәмендә куркынычсызлык каешлары белән генә эләктерелгән булуы ачыкланган. Автомобиль кузовының арткы өлеше минималь дәрәҗәдә деформацияләнүгә карамастан, кыз җәрәхәтләрдән җан бирәгән. Әлеге фаҗига адаптерларның юлда яшь пассажирларның иминлеген тәэмин итә алмавын тагын бер кат исбатлый.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе автомобиль йөртүчеләрне балалар иминлегендә акча экономияләмәскә һәм аларны махсус креслоларга утыртып йөртергә өнди.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев