Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанда 46 яшьлек хатын бала тапкан

Узган атнада (9-ыннан алып 15-нче июльгә кадәр) шәһәрнең ГХАТ бүлекләрендә 292 пар язылышкан. Иң яшь кияү белән кәләшкә 18 һәм 17 яшь, иң олыларына 69 һәм 66 яшь, дип хәбәр итә Казанның ГХАТ идарәсе.

Шушы вакыт аралыгында Казанның ГХАТ бүлекләрендә 482 сабый (242 ир бала һәм 240 кыз бала) тууы теркәлгән. Иң яшь анага - 18, иң олы яшьтәгесенә - 46.

Бу атнада әти-әниләр балаларына иң күбе Әмир, Ралина, Әминә, Артем, Амелия, Азалия, Максим, Арина һәм Ильяс исемнәре кушкан. Нәни казанлыларга бу атнада кушылган иң сирәк исемнәр - Сәләхетдин, Радель, Сальсабиль, Нурлан, Ванесса, Эрнест, Марьяна, Лидия, Виолетта, дип хәбәр итә Казан мэриясенең рәсми сайты.

http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев