Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанда компьютер серләренә төшенгән пенсионерлар арасында II Республика олимпиадасы узачак

27 гыйнварда Казанның IТ-лицее базасында компьютер серләренә төшенгән пенсионерлар арасында II Республика олимпиадасы уза.

Өченче буын вәкилләренең I Республика IT-олимпиадасы 2012 елда узды. Ул вакытта олимпиадада Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләреннән 106 кеше катнашты, алар арасында - 84 хатын-кыз һәм 22 ир-ат. Олимпиадада катнашучыларның иң өлкәне 77 яшьлек казанлы, ә иң яше - 55 яшьлек Зәйдә яшәүче. Беренче олимпидада катнашучыларга уртача 64 яшь иде.

Матбугат конференциясендә хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының урынбасары Клара Таҗетдинова билгеләп узганча, олмпиадада катнашучылар өчен төп шартларның берсе аларның IT - өлкәсендә белгеч булмавы, алар арасында водолазлар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, шәхси эшмәкәрләр, предприятие хезмәткәрләре, инженерлар, табиблар һ.б. бар иде.

II Республика IT-олимпиадасы ике категория буенча үткәрелә: шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләр арасында. Бу юлы IT-олимпиадада 109 өлкән кеше катнашачак, алар арасында - 14 казанлы. К. Таҗетдинова билгеләп үткәнчә, күпчелек муниципаль берәмлекләрдә муниципаль дәрәҗәдә конкурслар узган. Ир-атлар арасында катнашучыларга 60 яшь һәм аннан да күбрәк, хатын кызларга - 55 яшь һәм аннан да күбрәк.
К. Таҗетдинова сүзләренә караганда, өченче буын вәкилләре IT-олимпиадасының төп максаты - пенсионерлар арасында мәгълүмат кырында уңышлы социаль адаптация өчен компьютер технологияләрен үзләштерү хәрәкәтен популярлаштыру, компьютер серләренә төшенгән пенсионерларны бүләкләү, электрон рәвештә, шулай ук "Ачык Татарстан" һәм "Халык контроле" электрон сервислары буенча күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне популярлаштыру.
Олимпиада биремнәре 6 бүлектән торачак, аларның һәрберсе уртача 10 балл белән бәяләнәчәк. Аерым алганда, катнашучыларга таблица төзергә, презентация ясарга, кем белән булса да хат алышу тәкъдим ителә, моннан тыш, аларның ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр, Россия дәүләт хезмәтләре порталыннан ничек кулланулары тикшереләчәк.
Һәр категория җиңүчеләренә дә компьютер техникасы алу өчен 40 мең сумлык сертификат бирелә, 2 урынга - 30 мең сум, 3 урынга - 20 мең сум. Моннан тыш, иң өлкән катнашучыга махсус бүләк булачак.
Олимпиаданы ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Россия пенсионерлары берлеге" нең ТРдагы Гомумроссия иҗтимагый оешмасы, ТР ветераннарының Төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X