Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Урыссу авылында яшәүче Һәдия Шакированы юбилее белән котладылар

Кече Урыссу авылында яшәүче Һәдия Шакирова күптән түгел юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев һәм район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Зоя Глушкова Һәдия Шакир кызын юбилее белән котладылар, аңа иминлек һәм сәламәтлек теләделәр, шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Ә мәкаләбез герое 1929 елда Әбсәләм авылында туган. Авыр сугыш чоры балачагы һәм мохтаҗлык кызны чыныктырганнар гына. Ул колхозда эшләгән, авыр хезмәттән куркып тормаган. Һәм һәрвакыт тормыштан ямь табып яшәргә омтылган. Аның егете - Акбаш авылыннан Закир да төшеп калганнардан булмый. Кызны җигүле тройкада килеп ала. Аннары гаилә Серафимовка күченеп яши һәм шунда эшли. Тик туган төбәкнең күркәмлеге үзенә тартып тора. Шуңа күрә алар җирдәге оҗмахны хәтерләткән Кече Урыссу авылына 1962 елда күченергә карар итәләр. Гаилә башлыгы балта остасы була - юкәдән өй бурый. Күркәм йорт бүгенге көндә дә аналарын һәм туган йортларын онытмаучы башлы-күзле булган балаларының күңелләрен куандырып яши бирә. Өйгә газ керткән чакта хуҗабикә мичен калдырырга карар итә. Ни булмас дисең... Өлкән буын вәкилләре шундыйлар инде, алар кайчандыр үзләренә яшәргә булышкан һәм хәзер дә булыша алган "ярдәмчеләр" белән авыр аерылыша.

Кызганыч, Һәдия апаның иренең гомере кыска була. Мәкаләбез каһарманына балаларын ялгызы аякка бастырырга һәм үз канаты астына алып, бәла-казадан сакларга туры килә. Буш вакытларында Һәдия оста кулларына шөгыль таба - кәгазьдән искиткеч күркәм кошлар ясый. Әлбәттә хәзер мәкаләбез каһарманының сәламәтлеге элеккечә түгел - күзләре начар күрә. Тик тормышны сөйгән затны берни дә боектыра алмый - аңа әле афәрин дияргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев